2011 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Унисем» сәүдә комплексы территориясендә Казан ш., Журналистлар ур., 99 йорт адресы буенча кизү тору үткәрде.
2021 елның 17 мартында Теләче муниципаль районы Шәтке урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM ярдәмендә, 10 сыйныф укучылары белән «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» һәм «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге һәм Гигиена һәм эпидемиология үзәге ФБУЗ хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында КФҮтә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
2021 елның 16 мартында, сыйфат атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәре укучылары белән (2 мәктәп, 3 мәктәп, 4 урта мәктәп) очрашулар үткәрде. Чаралар «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган. Чараны оештыручылар өлкән сыйныф укучыларын әлеге бәйрәмнең төп девизы - 2021 елда булган темасы белән таныштырдылар. Гадәти булмаган дәрес барышында укучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр белән таныштылар, фикер алышканда тематика мәсьәләләре буенча ныклы белем һәм эрудиция күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү һәм кулланучылар хокукларын яклау системасының төбәк форумына әзерлек кысаларында мәктәп укучылары арасында "Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага рәсем конкурсы оештырды.
Конкурста катнашкан балаларның яше 8 яшьтән 16 яшькә кадәр. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейны аерым билгеләп үтәргә кирәк, алар 35 рәсем тәкъдим итте, Шулай ук Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан урта мәктәбе, Яшел Үзән муниципаль районының Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да актив катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Яшел Үзәндә фальсификация билгеләре булган туңмый торган сыеклык җитештерү буенча яшерен цех ачыкланды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне чаралары гражданнарга мәгълүмат һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү белән бәйле традицион эш рәвешләрен күздә тота. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре, Түбән Кама шәһәренең 9 нчы микрорайоны ТТС рәисе белән берлектә пенсионерлар белән очрашу оештырды.
«Кулланучылар экспрессы» хокукларны ачыкларга ярдәм итте. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Әлмәт буенча махсус автобус үтте, һәм аның һәр пассажиры түләүсез консультациягә эләгә алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Венера Шәрәфетдинова тематик буклетлар - белешмәлекләр тараттылар, теге яки бу товарны, хезмәт күрсәтүне ничек дөрес сайларга һәм сыйфатсыз продуктны кире кайтару өчен нинди гамәлләр кылырга кирәклеген аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү вакытында бәйрәм тематикасы буенча Чистайда яшәүчеләр арасында анкеталаштыру үткәрде. Барлыгы 20 респондент сораштырылган. Нигездә, алар 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәр гражданнар, төрле катлам вәкилләре: хезмәткәрләр, эшчеләр, эшсезләр, хуҗабикәләр, студентлар. Сораштыруда пенсионерлар да катнашты.