Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «Арча» радиосының турыдан-туры эфирына кунак итеп чакырылды.
15 март көнне «Арзан» сәүдә үзәгендә Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чираттагы уртак чара узды.
2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» дип атала.
Бөтенроссия җәмгыять белеме дәресе, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, язгы каникуллар алдыннан, хокук бозуларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, Түбән Кама муниципаль районының 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары белән чара узды.
«Баулы икмәк заводы» ҖЧҖ кибетләренең берсендә Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, башкарма комитет белгече Галина Повольнова белән берлектә, сатып алучылар өчен аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында «7 Дней» кибетләре челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында «Зеленодол икмәк комбинаты» ЯАҖ җитештергән яңа икмәкләргә дегустация үткәрелде. Дегустацияләр ҖЧҖ «Март», №45 «Алита» кибетләрендә узды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре «Конфискат» кибете сатучылары өчен семинар-укулар һәм «Агат» сәүдә йортында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Алабуга муниципаль районының «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә яшь рәссамнар арасында пластик материалдан эшләнмәләр конкурсы оештырылды. Нәтиҗәдә, яшь рәссамнар танылган мультфильм персонажлары: «Винни-Пух» мультфильмыннан Ослик һәм «Маша и Медведь» мультфильмыннан Машаны тәкъдим иттеләр.
2021 елның 15 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәренең үзәк китапханә системасында семинар-дежурлык үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре 2021 елның 12 мартында шәхси эшмәкәр Төхвәтуллин А.М.ның хуҗалык товарлары белән сәүдә итүче сәүдә объектында укыту семинары үткәрде.
Масленица - елның иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, ул барыбызның да яраткан һәм борын-борыннан билгеле бәйрәме. Аны никадәр күңеллерәк итеп билгеләп үтсәң, ел да шулкадәр уңышлырак һәм мулрак булыр дип фаразлана.