Техника ватылу һәрвакыт көтелмәгәдә киле чыга. Сервис үзәгенә бару өчен күпләрнең вакыты юк, шуңа күрә ремонтны кичектерергә туры килә. Эшләү яки уку өчен, элемтәдә калу өчен техник чаоралар кирәк булганда, хәл тагын да катлаулана. Моннан тыш, кайбер ватылуларны (телефонның суга төшүе яки ноутбукның кызуы) кичекмәстән бетерергә кирәк, чөнки вакытны сузу тагын да җитдиерәк кимчелекләргә китерергә мөмкин.
Еш кына кибет хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган сораулар белән дә, аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары белән дә җентекләп таныша алмый. Чөнки һәр кеше, аның кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә.
Түләүсез консультация ярдәме күрсәтү, кулланучылар базары өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләренең һәм эшкуарларның хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә хуҗалык итүче субъектлар белән очрашулар, әңгәмәләр, «түгәрәк өстәлләр» үткәрәләр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан чыгып, Олы Әтнә авылында көндәлек товарлар сатыла торган (ШЭ Гарипова Г.Р.) сәүдә объектында сатучыларның хокукый белемен законнар базасы дәрәҗәсендә күтәрү өчен укыту семинары үткәрелде. Теләсә нинди сәүдә эшчәнлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана торган сәүдә кагыйдәләренә буйсына.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 5.09.2020 көнне үткәрелгән алкогольле продукцияне ваклап сатуның мәҗбүри таләпләренең үтәлешен күзәтү барышында Яшел Үзән районы территориясендә алкогольле продукцияне законсыз сату фактын ачыкланды.
2020 елның 4 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар планы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләрнең балалары арасында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегеннән алкогольле продукция сатучы ике кибетенә карата килгән ике материалга административ тикшерү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, №764 карары белән расланган «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» подпрограммасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Утар Аты авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина алып барды.