ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Инде күп еллар дәвамында Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының хәлләрен белешеп торалар.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән аралашу барышында без төрле хис-тойгылар уята торган тарихларны ишеттек: сугыш чоры кешеләренә авыр шартларда исән калу мөмкнлекләре турында, шулай ук авыр вакытта ветераннарыбыз белән булган күңелле тарихлар да сөйләнде.

22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында безнең якты киләчәк өчен гомерләрен биргәннәрне искә алу һәм кайгы көне. Бу көн фашистлар тарафыннан җәзаланган, тылда ачлыктан һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә. Нәкъ менә шул көнне миллионлаган гомерләрне алып киткән, якыннарын югалткан, йөрәкләребездә һәм күңелләребездә мәңгелек эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланды.


20
июнь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк


19
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елның 19 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә чираттагы дежур тору барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Әтнә муниципаль районыннан кулланучы мөрәҗәгать итте: ательеда, башкаручы материалыннан тегелгән күлмәкне алудан баш тартырга мөмкинме?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлегендә, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүмати дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2020 елның 18 июнендә Бөтенроссия «ачык ишекләр» көне узды.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрде.

«Салават Күпере» тиз үсә торган комплексы Осиново авылы янында урман массивы белән янәшә урнашкан. 

2020 елның 17 июнендә Югары Ослан районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үлән территориаль органы начальнигы М.В. Тихонова гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

2020 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы Масловка авылында яшәүчеләр белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International