ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сатып алучы ханым зәркән бизәге өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте: сатып алынган беләзектә алтын боҗраларның берсе сынып чыккан.
Кибеттә сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарырга җыенмаганнар, иң әүвәл аны бары тик ремонтлау турында гына тәкъдим ителгән.
Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә, аларның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлык проблемаларына җәлеп итү.
Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә аларның җәмгыятькә кирәк булуын, җәмгыятьнең бер өлеше булып торуларын һәм җәмәгатьчелек тарафыннан кайгыртуга исәп тота алуын тою бик мөһим.
Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан Алексеевск районы Кече Кызыл Яр авылында яшәүчеләр белән очрашты. Чараны үткәрү урыны итеп авыл кибете сайланган иде һәм бу очраклы да түгел: чөнки нәкъ менә биредә, йорт өчен нәрсә дә булса сатып алганда, авыл халкы ешрак күрше-тирә, таныш-белешләр белән очраша, соңгы яңалыклар турында фикер алыша.
Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Чистай шәһәренең өч җәмәгать туклануы предприятиесендә сыра сатуда закон бозу очракларын ачыклады.
Кайбер эшкуарлар, билгеләнгән законнарны үтәп, үз эшчәнлекләрен тыныч кына тормышка ашырасы урынга, яшәешләрен катлауландыра. Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендә җәмәгать туклану биналарының берсендә Д. исемле шәхси эшкуар бер ел дәвамында инде икенче тапкыр контрольлек итүче органнарның күз уңына эләгә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшләп килү нәтиҗәсендә, уяу гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә, аерым алганда, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга юл куймауга ирешелә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 1561,64 литр сыра һәм сыра эчемлекләрен әйләнештән алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында катнашуын дәвам итә. Чираттагы ярышлар шимбә көнне баскетбол буенча узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов җитәкчелегендәге команда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгын җиңеп, 1/8 исәбе белән финалга чыкты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чистайның сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен 10 нчы мәктәбендә укучылар өчен кулланучы белеме нигезләренә багышланган сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрде. Чара Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә Инвалидлар декадасы кысаларында сәүдә объектындагы сатучылар өчен семинар үткәрде.
Әлеге чараның максаты сатучыларга халыкның социаль якланмаган категорияләренә ташламалар (акцияләр уздыру) бирү, шул исәптән пенсионерларга һәм инвалидларга өстенлекле хезмәт күрсәтү турында аңлатудан гыйбарәт иде.