9 май көнне Баулы шәһәрендә "Алма" кибете ачылды, анда "Саниев" сәүдә йорты җитештергән продукция сатыла. Әлеге кибет ассортиментында икмәк, ярымфабрикатлар (котлетлар, пилмәннәр, тулмалар, шашлык, тутырмалар һ.б.), яңа ясалган салатларның ассортименты киң. Шулай ук үзебездә җитештерелгән кондитер әйберләре дә бар – бу пирожныйлар, тортлар, пироглар, күмәч, өчпочмак, самса һәм башка бик күп нәрсәләр
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре белән берлектә 2019 елның 13 июнендә алкоголь продукциясен тиешле лицензиясез, Россия Федерациясе законнарында каралган документларсыз, маркировкасыз сату фактын ачыклады
2019 елның 13 июнендә ТР Арча муниципаль районының Кәче авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала
Ни өчен нәкъ менә сосискаларга? Үтә җитез һәм гаугалы тормышыбызда буш вакыт табу төп максатларның берсенә әверелде һәм сосискалар – заман кешесе өчен менә дигән чишелеш!
Ит һәм ит продуктлары, гадәттәгечә, гражданнарыбызның рационында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу, беренче чиратта, россиялеләрнең ашау гадәтенә дә бәйле.
Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында ел саен ит һәм ит ризыклары куллану җан башына 65-70 кг чамасы туры килә, шулардан 30 кг (43%) – колбаса эшләнмәләре
2019 елның 7 июнендә Теләче муниципаль районы Үзәк бистәсендә Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров гражданнарны урынга чыгып кабул итте.
Кабул итү вакытында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды
Татарстан Республикасында икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә карата кулланучылар дегустациясе үткәрелә. Кулланучылар дегустацияләрен үткәрүнең максаты – кулланучының белем дәрәҗәсен арттыру максатында халыкка төрле җитештерүчеләрнең икмәк куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерү; төрле җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукциянең иң сыйфатлы һәм тәмле үрнәкләрен сайлау мөмкинлеген бирү
Балтач муниципаль районының Балтач ш.т.п. ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе көнне җирле һәм Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияләр ярминкәсе уза. Ярминкәнең максаты – җирле җитештерү продукциясен алга этәрү, шулай ук кече бизнеска ярдәм итү. Ярминкәдә атна саен "Хлеб" ҖБ, "Р.М.Закиров" КФХ, "Җәмәгать туклануы" ҖБ, "Бәхет" ҖЧҖ, "Арча" ҖЧҖнең "Каймак" кибете үз продукциясен тәкъдим итә. Ит һәм казылык продукциясенең киң ассортиментын "Пестречинка" китерә. Ярминкәгә килүчеләр Балтач районында җитештерелгән продукцияне бик теләп ала, Балтачныкы – иң яхшысы, ди алар
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Агросила - Молоко" ҖЧҖ холдингынннан җирле җитештерүче оештырган сөт продукциясе дегустациясендә катнашты. Дегустация "Агат" сәүдә базасының сәүдә залында узды
Кулланучылар арасында автога запас өлешләр алуда ихтыяҗ артуын күздә тотып, түбәндәгеләр хакында хәбәр итәбез.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы (алга таба – Закон) нигезендә сатучы кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеген тудыру өчен, товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында җиткерергә тиеш