ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосып улы Әхмәтханов Теләче муниципаль районы Теләче авылында эш визиты белән булды. Җитәкченең программасы бай булды: Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов белән очрашу, сәүдә объектларында булу, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышын уздыру һәм гражданнарны кабул итү

2019 елның 19 июнендә Әгерҗе шәһәренең "Радуга" кафесында Эшкуар көненә багышланган очрашу булды, анда Әгерҗе муниципаль районының эшкуарлык җәмәгатьчелеге катнашты. Чарага эшкуарлар, икътисадның төрле тармакларындагы бизнес вәкилләре (төзүчеләр, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре) чакырылган иде. Сәламләү сүзендә Андрей Сергеевич эшкуарлык вәкилләрен бәйрәм белән котлады, район тормышында актив урын алып торганы, Сабантуй милли бәйрәмен уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга аншлагларны ике телдә теркәү буенча законнардагы яңа таләпләр турында әйтеп узды.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Синоптиклар фаразына караганда, яңгырлы һава торышы безнең төбәктә еш булачак. Шуңа күрә безнең көннәрдә зонтиктан башка булмый.

Зонтик, кулда йөртеләчәк аксессуар булуы өстенә, Сезнең тышкы кыяфәтегезне тиешле дәрәҗәдә яклап, яңгырдан һәм җепшек кардан да саклый.

Сатып алынган зонт ошамаса яки сыйфатсыз булып чыкса нишләргә соң?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2019 елның 18 июнендә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә лекция-әңгәмә оештырды

Әгерҗе районы прокуратурасында "Эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга каршылык белдерү" темасына Эшкуарларның хокукларын яклау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Арча, Биектау, Балтач һәм Әтнә районнарындагы территориаль органы хезмәткәре белән берлектә, 2019 елның 13 июнендә Балтач районы күпфункцияле үзәге филиалында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлату максатыннан чара үткәрде. Төп максат – грамоталылыкка өйрәтү һәм әлеге закон турында белдертү


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре үз карамагындагы территорияләрдә халык белән аңлату эшләре алып бара. Әйтик, 2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2019 елның 14 июнендә гражданин гаризасы буенча Нурлат районының Мамык авылында урнашкан "Караван" кафесында планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде

Мондый очрашулар халыкка кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше турында да оператив төстә сөйләү мөмкинлеген бирә. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора. Кулланучылар белән эшләү, беренче чиратта, аларны агартуга, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш

2019 елның 21 июнендә 10.00 сәгатьтә Казан ш., Һ.Такташ урамы, 94 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы чәчтараш һәм косметология хезмәтләренең төрле спектрын күрсәтүче оешмаларның вәкилләре белән "Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills чемпионаты алдыннан чәчтараш хезмәтләре" темасына түгәрәк өстәл уздырачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International