ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында 2019 елның биш айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.

21 июньдә Нурлат һәм Чистай районнарында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышлары узды

Кием-салым тегү һәм ремонтлау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә бәйле рәвештә кулланучы үтәүче материалыннан кием-салым тегүгә зазказ биргән очракны карап үтик


21
июнь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Степанова Лилия Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Лапшин Дмитрий белән берлектә Бөгелмә шәһәрендә хуҗалык итүче субъект – шәхси эшкуар М.М.Чинар хезмәткәрләре өчен укулар үткәрде

Билгеле булганча, Казан актив халыкара эшчәнлек алып бара. 2019 елның августында Казанда Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узачак

Азнакай районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатыннан үткәрелә торган чаралар барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы идарәсенең икътисадый иминлек һәм җитештерү бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән берлектә, Азнакай шәһәренең барларының берсендә 0,375 л күләмендәге "Усадская хлебная" аракысын, законда билгеләнгән вакыт чикләмәсен бозып, ә атап әйткәндә 8 сәгать 43 минутта ваклап сату фактын ачыклады

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында Кукмара районының Кәркәүч авылында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гамәлдәге законнар нигезендә сыйфатлы азык-төлек товарларын алыштыру (кире кайтару) күздә тотылмый. Әмма ләкин, сатып алучылар сатып алынган азык-төлек, эчемлекләр, башка әйберләр аларны канәгатьләндермәсә, еш кына кибеткә кире килә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Сезнең өчен сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?" темасына анкета үткәрде.

Сораштыруда барлыгы 100 кеше катнашты, аларның 63 проценты – хатын-кыз һәм 37 проценты – ир-ат

Тәрәзә-ишекләргә заказ бирү – күңелле, ләкин җаваплы һәм кыйммәтле вакыйга. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайнар линия телефонына тәрәзәләрне һәм ишекләрне тиешенчә урнаштырмау турында килгән мөрәҗәгатьләр – сирәк күренеш түгел. Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре кулланучыларны әлеге эшне тиешенчә башкармау очракларыннан саклау өчен, бу мәсьәләдә үз киңәшләрен бирә. Компанияләр күп, һәм алар арасыннан сайлап алуы шактый катлаулы мәсьәлә. Барыннан да элек, рекламага игътибар итәргә кирәк. Тәрәзә базарында көндәшлек шактый зур булганлыктан, фирмалар үзләрен күрсәтү өчен акчаларын кызганмый. Компанияләрнең күпчелеге телевидение рекламасыннан файдалана алмый, төп белешмәләр газеталарда һәм махсус мәгълүмат кәгазьләрендә була. Фирма офисына барганда реклама буклетлары, листовкалар белән танышырга һәм заказ бирү белән ашыкмаска, ә берничә компаниядә йөреп чыгарга кирәк. Интернеттан файдаланырга, дусларның һәм танышларның киңәшләрен истә тотарга була. Иң мөһиме – бер көнлек фирма кармагына эләкмәскә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International