2018 елның 26 июнендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, суд приставлары, “Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсенең территориаль органы, салым хезмәте, район үзәк хастахнәсенең накрология бүлеге вәкилләре һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, шулай ук «Татспиртпром» ААҖ, «Булгарпиво» ААҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ вәкилләре катнашында Алабуга муниципаль районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды
2018 елның 25 июнендә Тукай районында Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды
Сабантуй – татарлар һәм башкортларның ел саен язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң билгеләп үтелә торган иң яраткан бәйрәме
2018 елның 19 июнендә Мамадыш районында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары М.Р.Хуҗаҗанов, салым хезмәте вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды
Көн саен безнең һәркайсыбыз товар сатып алып яки теге яки бу хезмәт күрсәтүдән файдаланып, кулланучы ролендә булып ала. Өстәвенә көненә бер тапкыр гына да түгел әле
Коммерсантлар, табыш артыннан куып, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны, шулай ук “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында” № 10-ТРЗ Законын бозуны дәвам итәләр
Агымдагы елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы азык-төлек һәм сәнәгать продукциясенең төрле төрләре сыйфатының кулланучыларны ни дәрәҗәдә канәгатьләндерүен белү өчен анкета чараларын уздырды. Чараларда, уналты яшьтән башлап, өлкәннәргә – сиксән яшьлекләргә кадәр, төрле яшь төркемнәренә керүче кешеләр катнашты
2018 елның 19 июнендә Чаллы шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсен тикшерү өчен Законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәшү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Лаеш муниципаль районының Татар Янтыгы авылында гражданнарны кабул итү чарасының чираттагысын үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итүләрнең, график нигезендә, ведомство компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча үткәрелеп килүен билгеләп үтәргә кирәк
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ТР Теләче районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итүне оештырды. Әлеге чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату, халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү, гражданнарны кулланучылар хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүматлы итү