“Чананы – җәйдән, ә арбаны – кыштан әзерлә”. Бу бик борынгы халык мәкале бүген дә актуаль булып кала. Бигрәк тә товарны сезонында сатып алмаганда байтак кына акчаны янга калдыру мөмкинлеге турында сөйләгәндә еш искә алына ул. Әйтик, кайры, чәшке туннарны – җәен, кышкы итекләрне – кыш беткәч, кроссовканы – суыкта, шикәрне – кайнатма әзерләү сезоны җиткәнче, мәктәп товарларын – сентябрьгә берничә ай кала, җәйге юлламаны – кышын алсаң, очсызракка төшә. Шулай итеп, байтак акча туздырылмыйча калына. Тик язмабыз героена әйләнгән кулланучы ханымның гына башкачарак килеп чыккан әнә
2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Чүпрәле районының Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Чүпрәле күп профильле лицеендә булып, “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призерларын һәм тарих, җәмгыять белеме укытучыларын бүләкләде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре декабрь аенда “Сатып алучыларның хокукларын урында беләбез” дигән акциясен дәвам итә. Акция бер атна дәвамында Казанның 23 кибетендә узды инде, киләсе атнада “аңлату десант”ын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы районнарга “төшерү” күздә тотыла
12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Чаллы территориаль органы Гомумроссия гражданнарны кабул итү көненең чираттагысын үткәрде. Кабул итүне вәкаләтле зат – Гөлшат Вафина алып барды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2017 елның ноябрь ае өчен алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында мәгълүматларны автоматлаштырылган рәвештә эшкәртү срогының техник өзеклек аркасында 2017 елның 13 декабренә кадәр озайтылуы турында хәбәр итә
“Заман кулланучысы!” дигән тема буенча конкурска (оештыручысы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм «Безнең гәҗит Россия» газетасы) ситуацион биремнәр 2017 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче 18 яшьтән зуррак гражданнар (алга таба – Конкурста катнашучы) катнаша ала
2013 елдан бирле 12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелеп килә. Гомумроссия кабул итү көнендә гражданнарга дәүләт яки муниципалитетның югары дәрәҗәдәге вазыйфаи затларына, аларның урынбасарларына, башка чиновникларга алдан язылып куймыйча гына, чират тәртибендә (паспортны күрсәтеп) мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырыла
2017 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты поручениесе нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узды. Бу көнне теләгендә булган һәрбер кеше алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итүгә иреште
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы буенча, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-аңлату эшен киңәйтү максатыннан чыгып, товарга экспертиза үткәрүче бәйсез оешмалар исемлегеннән алып, товарларның төрле төркемнәре буенча сатып алучы белешмәлекләренә кадәр, төрле тематикаларга кагылышлы бик күп буклетлар эшләп чыгарылды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре халыкны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүматлар белән таныштыру өчен теләсә кайсы мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Узып баручы елның соңгы аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Кулланучы хокуклары турында урында беләбез” дигән акция үткәрә. Чарага Казан шәһәре һәм ведомство карамагындагы районнарның 100ләп сәүдә оешмасы җәлеп ителәчәк