ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегеннән Самара өлкәсендә яшәүче М.М.Галәветдиновның билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы керде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты, дөресрәге, сыйфатлы булмавы турында гражданнардан гаризалар еш керә. Шуңа күрә кулланучыга әлеге хезмәтләр күрсәтүдән файдаланганда үз хокукларын белеп тору бик кирәк

Бизнеста уңышка ирешү һәм алга бару өчен даими рәвештә квалификацияне күтәрү кирәк. Һәр җитәкче хезмәткәрләрен үстерү һәм белемнәрен чарлау белән шөгыльләнмәгәндә эшнең акрынлап сүрелүен һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына зыян килүен яхшы аңлый. Шуны истә тотып, сәүдә объектлары һәм җәмәгать  туклануы предприятиеләре җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә. 14 декабрьдә «Меридиан» сәүдә объектларында әнә шундый семинар булды

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әти-әниләргә, әби-бабайларга үзләренең балалары, оныкларын Кыш Бабай бүләге белән сөендерү мәсьәләсендә шактый гына баш ватарга туры килә. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге халык арасында “Яңа ел бүләкләре” дигән темага анкета чарасы үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2017 елның 1 сентябреннән 14 ноябрьгә кадәр урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныфлары укучылары арасында, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау системасын комплекслы үстерү” кече программасын үтәү кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасын үткәрде

Декабрь азагы якынлашуга карамастан, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре узып баручы елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясарга ашыкмый әле. Алар тырышып-тырмашып рейд үткәрүләрен һәм зур градуслы суррогат эчемлек сатучыларны  үз “кармакларына” эләктерүләрен дәвам итә


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 14 декабрендә Питрәч 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олмипиадада җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

 Республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 4000нән артыграк укучы олимпиадада катнашу теләген белдергән иде, шул исәптән Татарстан Республикасы Питрәч районыннан – 104.

Олимпиаданың 3 этапта үткәрелүен билгеләп үтү мөһим

2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү  бүлеге начальнигы, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты ТР Буа шәһәре 2 нче лицеенда булып, “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасы призерын һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысын бүләкләде. Бүләкләү лицей директоры Ранис Рәис улы Әхмәтов катнашында укытучылар киңәшмәсе барышында булды

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге “Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә китапханәләргә йөрүчеләргә кулланучылар хокукларын якалу өлкәсендә буклетлар һәм брошюралар тарату буенча чираттагы чараны уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International