Азнакай шәһәрендә Ишкай паркы территориясендә, Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм икътисад бүлегенең баш белгече белән берлектә, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе Ләйсән Мәрданова шәхси эшмәкәрләр өчен семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына караган Балык Бистәсе муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 19 декабрендәге 605-ФЗ номерлы Федераль закон белән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 8 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы шәһәрендәге гаилә китапханәсендә укучылар һәм хезмәткәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына лекция үткәрде.
2024 елның 26 апрелендә Нурлат шәһәрендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Яз, табигать уяну һәм традицион чистарыну вакыты.
Апрель ахыры Россиядә барлык шәһәрләрдә урамнарның, паркларның, торак кварталларның һәм балалар мәйданчыкларының тышкы кыяфәтен яхшырту буенча чаралар үткәрелгән вакыт. 1919 елда барлыкка килгән күпьеллык традиция бүгенге көнгә кадәр саклана. Ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы әлеге чарада зур энтузиазм белән катнаша.
26 апрельдә Татарстанда 19нчы тапкыр «Мин татарча сөйлэшәм, ә син?» дип исемләнгән акция узды. Аның мәйданчыкларының берсе Казан Кремле иде. Тамашачылар ишегалдында тере татар музыкасы концертын тыңлады һәм ярминкәдә катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына алдан түләнгән җиһазны китерү өлешендә законнарны аңлатуны сорап телефон аша хатын-кыз мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен аңлатуны сорап лланучы мөрәҗәгать итте. Ул кибеттән кәнәфи сатып алган, ләкин зурлыгы белән бераз ялгышкан. Сатучы, кибеттә башка зурлыктагы җиһазлар тәкъдим итсә дә, ул алмашудан баш тарта. Сатучы тиешле сыйфатлы җиһазлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел, дип аңлата. Ир-атны җавап канәгатьләндерми һәм ул территориаль орган белгечләренә сорау белән мөрәҗәгать итә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең 85 нче мәктәбендә булды. Анда 7 нче сыйныф укучылары Җиңү Диктанты язалар.
- Җиңү диктанты бик мөһим чара булып санала. Ул илебезнең хәрби тарихын белү дәрәҗәсен тикшерүгә генә багышланмый. Чараның төп максаты - Россиянең барлык гражданнарын берләштерү. Безнең иминлегебез күп очракта безнең бердәм булуыбызга, тарихи тамырларыбызны хөрмәт итүебезгә һәм бер-беребезгә ышануыбызга бәйле, - диде Җәүдәт Әхмәтханов һәм укучыларга Җиңү Диктантын язуда уңышлар теләде.