Һәр ел саен бөтен дөньяда, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Тулпар» сәүдә үзәгендә чираттагы чара үткәрделәр, анда шәхси эшмәкәрләр белән консультацияләр үткәрделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Заббарова белән берлектә җирле җитештерүче шәхси эшмәкәр Андреева Н.В. һәм КФХ Ипеева В.П. оештырган сөт продукциясе күргәзмәсендә булдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Лаеш районы күпфункцияле үзәге филиалында семинар, кизү тору һәм викторина үткәрде.
2024 елның 6 мартында Балтач муниципаль районының Югары Субаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Шул ук урында авыл җирлеге белгечләре өчен семинар үткәрелде. Әлеге чараларның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау.
Гадәттәгечә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләр территориясендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре, базарларда кизү торулар үткәрелә. Әйтик, бу атнада кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрүне һәм профилактик чараларны Менделеевск муниципаль районының сәүдә өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар, шәхси эшмәкәрләр белән берләштерделәр.
2024 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Рафик Гыйззәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучылар базары предприятиеләрендә куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату чаралары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районында «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Болгар шәһәренең «Дебют» ҖЧҖ даруханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре җирле үзидарә органы вәкиле белән берлектә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Казан шәһәре Совет районының «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей»да 9-10 нчы сыйныф укучылары арасында викторина уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган бәйрәм турында сөйләде.
2024 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында оештырылган чаралар Россия кулланучыларының хокукларын ясалма интеллект белән идарә ителә торган платформалардан файдалануга бәйле куркынычлардан нәтиҗәле яклауны тәэмин итүгә комплекслы якын килүне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.