Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына барды.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар белән чаралар комплексы үткәрелде.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районында көндәлек ихтыяҗ товарлары сату кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең чәчтарашханәсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Комсомольский» сәүдә үзәгенең эшкуарлык берләшмәсе белән очрашу оештырдылар. Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм сәүдә нокталары сатучылары белгечләргә кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирделәр.
Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова Әлмәт шәһәрендәге «Хозтовары» кибете администраторы үтенече буенча Кулланучылар хокукларын яклау буенча сатучылар өчен семинар үткәрде.
Бакчачыларның күпчелеге үз участогында балалар өчен яки бөтен гаилә өчен җәйге ял үзәгенә әверелерлек бассейн урнаштырырга хыяллана. Кызганычка каршы, стационар конструкцияләр һәркемнең дә хәленнән килми, әмма бу хыялдан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел, чөнки сатуда зур ассортиментта кабартыла торган бассейннар бар. Алар акча һәм вакытны сакларга теләүчеләр өчен бик кулай.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучыдан сорау килде:
- Соңгы вакытта кибетләрдә азык-төлек товарларын, мәсәлән, тортларны, җитештерүчеләрен күрсәтмичә сатуны бик еш күрергә мөмкин. Ә бит торт составына кергән ризыклар тиз бозыла торганнарга карый. Кайбер продуктларда «конкурентлар бу товарны тапмасын өчен» җитештерүче турында бер нинди дә мәгълүмат юк. Безнең көннәрдә бу рөхсәт ителәме? Бу никадәр законлы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кибет хезмәткәрләре өчен һөнәри косметика сатуны гамәлгә ашыру буенча укыту семинары үткәрделәр. Чәч буяуларын аеруча җентекләп сайларга кирәк, яраклылык вакытына игътибар итү мәҗбүри: иске буяуда куркыныч химик реакцияләр башлануы мөмкин. Куллану вакыты чыккан продуктны куллану нәтиҗәсе аяныч булачак: чәчнең төсе дә дөрес булмаячак, чәчкә дә җитди зыян китереләчәк.
Беренче июньдә без иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу дата безгә, олыларга, балаларыбыз, аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык турында искә төшерә. Балаларга уңайлы үсеш шартлары, үз талантларын һәм сәләтләрен тормышка ашыру мөмкинлеге, балаларның бәхетле булуына барлык көчебезне юнәлтү безнң бурыч.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ирина Синица Азнакай шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасында 5 сыйныф укучылары өчен «Без - яшь сатып алучылар, экспертлар, кулланучылар» дигән темага лекция үткәрде.