ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла торган шәхчи эшмәкәр А.Х. Зиннәтова кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз тиешле сыйфатсыз булган смартфон сатып алу ситуациясендә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап телефон аша мөрәҗәгать итте. Товар узган елның җәендә сатып алынган булган, ләкин бу чорда ул бер үк кимчелек белән ике тапкыр гарантия ремонтында булды. Бу юлы смартфонда кабат кимчелекләр барлыкка килде. Сатучы яңадан ремонт ясарга тәкъдим итә, ләкин кулланучы аны ремонтлаудан туйган, ул: смартфонны алыштыруны таләп итәргә мөмкинме, -  дип сорый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләр өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16
февраль, 2024 ел
җомга

Товарны диагностикалау экспертизадан нәрсә белән аерылып тора һәм кибеттә товарны берничә көнгә диагностикалау өчен калдырырга тәкъдим иткәндә үзеңне ничек тотарга?

Товарның сыйфатын тикшергәндә кулланучыларның хокуклары турында бик күп сораулар туа. Шуңа күрә без сезгә берничә киңәш бирергә телибез.

РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законында сатучының товарның сыйфатын тикшерүе (яки аны шулай ук диагностика дип атыйлар) турында нигезләмә бар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегендәге айлык чаралар планы нигезендә Түбән Кама муниципаль районының 13 нче Гимназия-интернатында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Грамоталы кулланучы» темасына эчтәлекле әңгәмәләр үткәрелде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Туристлык индустрия үсеше белән авиаэлемтәләр аша пассажирларны йөртү күләие дә шактый артты. Пассажирлар һәм ташучылар арасындагы үзара бәйләнешкә кагылышлы иң еш очрый торган сорауларның берсе - кире кайтарылмый торган билетларны кире кайтару мөмкинлеге.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Балтач шәһәр тибындагы бистәнең ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләре продукциясеннән торган ярминкә уза. Ярминкәнең максаты - җирле җитештерүчеләрнең продукциясе товарларын алга сөрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү. Ярминкәдә һәр атна үз продукциясен «Икмәк» ПБ, КФХ «Закиров Р.М», «Җәмәгать туклануы» ПБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча»ҖЧҖ тәкъдим итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Питрәч муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау бәяләр мониторингы

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 15 февралендә Саба муниципаль районы Килдебәк авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу уздырылды һәм авыл белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларының берсе.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International