«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 12 мартында Тәтеш районында эшкуарлык берләшмәсе белән Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге вәкилләре катнашында очрашу узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучылар өчен викторина, укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Олы Мингәр авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында техник яктан катлаулы товарларның сыйфатына, тиешле сыйфатлы товар алмашуга, сыйфатсыз вафельницаны кире кайтару, куллану срогы чыккан балык сатып алу һ. б. турында мөрәҗәгатьләр килде.
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә Тәтеш район Башкарма комитеты вәкилләре җыелышы узды, анда ул узган ел йомгаклары буенча Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеше, районда республика һәм федераль программаларның үтәлеше турында хәбәр итте һәм җыелганнарның сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина «Арча-информ» радиосының туры эфирында кунакта булды. Эфир Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенед Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының Килдеш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгече белән берлектә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Булдыр авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку үткәрделәр.
Социологик сораштырулар нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең үз товарларына ышаныч дәрәҗәсе елдан-ел арта һәм бүген аларның сыйфатына сатып алучыларның 85% тан артыгы ышана. Үзебездә җитештерелгән товарларының күпчелек өлешен, бигрәк тә азык-төлек продуктларын нәкъ менә җирле кече һәм урта предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җитештерә.
Урамда яз һәм һәр хатын-кыз кабатланмас булырга тели! Кием сайлау мөмкинлеге зур, ләкин киемне сайлый да белергә кирәк бит әле. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Хатын-кызлар киемнәре базарында дистә еллар буе эшләүче шәхси эшмәкәргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, ТР Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре белән берлектә «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр. Реабилитация үзәгендә күп еллар очрашу традициясе һәм һәр тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын хәл итүгә көч туплау өчен сәбәп булып тора.