ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск муниципаль районына төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм районның сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрү өчен бардылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
октябрь, 2023 ел
җомга

Кулланучылар базары өлкәсендә чираттагы профилактик чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Әгерҗе районында уздырды.

Чараның төп максаты - кешеләргә гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемнәрен арттыру.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын бозуны булдырмау һәм кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә ведомство карамагындагы районнарда һәм Чаллы шәһәрендә кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән консультация-аңлату эшләре алып баралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белгечләрнең төп бурычы - товарлар яки хезмәтләр кулланганда теләсә кайсы гражданның яки юридик затның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, судларда һәм судка кадәрге тәртиптә конфликтлы ситуацияләрне җайга салу. Моннан тыш, белгечләр кулланучылар үз хокуклары һәм аларны яклау ысуллары турында күбрәк белсен өчен, мәгърифәтчелек һәм аңлату эшчәнлеге алып баралар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучылар һәм сатучылар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация эшләре үткәрделәр.

Консультация пункты эшләгәндә гражданнар нигездә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы үзәк китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне арттыру буенча чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре КФУның 2 нче курс студентлары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законны гамәли куллану» дигән темага семинар үткәрде.

Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты - компанияләрнең булачак хезмәткәрләренең, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү һәм ваклап сату өлкәсендә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хуҗалык итүче субъектлар өчен сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрү һәм кулланучылар өчен түгәрәк өстәлләр оештыру максаты белән ай саен ведомство карамагындагы районнарга чыгалар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Буа һәм Чүпрәле районнары буенча муниципальара бүлектә консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Радик» ҖЧҖнең «Роза» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде (Балтач районы).

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International