Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрелде.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай муниципаль районында комплекслы чара үткәрделәр. Аларның максаты - район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, шулай ук төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү.
Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» программасы кабул ителде, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе - кулланучылар белемен арттыру буенча эшчәнлек алып бару, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасын үткәрү.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларының берсе.
Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чаралар үткәрделәр.
Апас районы үзәк китапханәсендә «Өлкәннәрнең хокукый иминлеге» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гөлнара Абдрахманова да катнашты. Белгеч тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының төп статьялары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева Баулы шәһәренең 6 урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына дәрес үткәрде.
11.10.2023 көнне «Родина» сәүдә комплексында, мәгърифәтчелек һәм профилактика эшләре кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды.
Чираттагы күчмә кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында үткәрделәр. Алкоголь продукциясен сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ай саен хуҗалык итүче субъектлар һәм ведомство карамагындагы районнардагы кулланучылар өчен профилактик чаралар үткәрә. Бу атнада эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында «Грамоталы кулланучы» акциясен үткәрделәр.
2023 елның 10 октябрендә Казан территориаль органы карамагындагы Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районына бару кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.