ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең «Орион» көнкүреш техникасы кибетендә консультация өстәле үткәрде. Чара барышында гражданнарга гарантия срогы дәвамында товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре һәм сатучының бурычлары аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Матур традиция буенча, җәйге яллар һәм балаларның каникуллары вакытында Арча шәһәренең «Җиңү Паркы» дип аталган мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 05 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Арча районының Олы Верези авылында шәхси эшмәкәр М.Г. Мөхәммәтшинның сәүдә объектына барды. Нәтиҗәдә, хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар өчен хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм хокукларны яклау мәсьәләләрендә халыкны мәгълүматлаштыруга юнәлдерелгән укыту семинары үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең «Пятерочка» азык-төлек кибете җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очраштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә профилактик чара үткәрделәр.

Лекция кулланучыларның төп хокуклары һәм бурычлары турында фикер алышудан башланды һәм дәвам итеп «социаль челтәрләрдә алдау» темасын тикшерделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

«Теләче районы мәшгульлек үзәге» ДКУда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләрен, сәүдә кагыйдәләрен, сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибен, көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләрен аңлату чарасы уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Җәй - елның иң күңелле вакыты. Җәй көне табигатьтә ял итү - һәркем хыялланган чара, әмма табигатьтә дә уңайлы һәм комфорт белән ял итәсе килә. Шәһәрдән читкә чыкканда, күлгә барганда, үзегез белән тутырып кабартыла торган матрас алырга онытмагыз, бу сезгә вакытны уңайлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый матрасны ничек сайларга - берничә киңәш.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
июнь, 2023 ел
җомга

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Баулы шәһәренең Гаилә уку китапханәсендә укучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына лекция үткәрде.

Күчмә сөйләшү вакытында кулланучылар белән сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, ягъни тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарлар сату һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Нурлат шәһәренең «Марина-Тур» туристик агентлыгында консультация өстәле оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукы

29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ресторан хезмәткәрләре клинтларга карата тупаслык күрсәтсә, нәрсә эшләргә? Кафеда яңа булмаган ризык бирелсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Сатып алынган ризыкта чит әйбер табылса, нәрсә эшләргә? Бу һәм башка сораулар хакында экспертлар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе битендә турыдан-туры трансляциядә сөйләде.

Тэги: кулланучылар хокукы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International