Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова шәхси эшмәкәр А.Р. Нәҗметдинованың «Идеальная пара» кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нормасын, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен сатучыларга җиткерү.
Югары икътисад мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре һәм икътисад бүлеге студентлары белән очрашу узды. Яр Чаллы территориаль органы вәкилләре студентларга Кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнар турында сөйләделәр. Мисалларда РФ 2300-1 07.02.1992 елгы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьяларын куллануны аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин П. гарантия срогы тәмамланганнан соң товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Кулланучының, унике айлык гарантия срогы тәмамланганнан соң берничә көн үткәч, кесә телефонында кимчелекләр барлыкка килгән. Бу хәлне чишү юлын табу максатыннан сатып алучы территориаль органга мөрәҗәгать итә. Гражданга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 19 статьясы аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан Яңа Чишмә районы КФҮдә консультация өстәле оештырды.
Гражданнарга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды.
Мөрәҗәгать итүчеләр азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сәүдәсе өлкәсендә, шул исәптән Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатыла.
Консультация өстәле барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучыга үз мәнфәгатьләрен суд тәртибендә яклау хокукын аңлатты.
РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 17 маддәсе нигезендә кулланучылар хокукларын яклау суд тарафыннан башкарыла. Кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъвалар дәгъвачының оешма урнашкан урыны буенча, ләкин әгәр җавап бирүче шәхси эшмәкәр булса, дәгъвачының яшәү яки тору урыны, килешү төзү яки үтәлеше урыны буенча белдерелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырылды. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең белемен арттыру.
Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында өлкән буын кешеләре белән очрашу үткәрделәр.
Базарда кизү тору вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә консультация сорап гражданин В. мөрәҗәгать итте. Аны кибеткә тиешле сыйфатлы булмаган суыткыч китерү белән бәйле хәл кызыксындыра, чөнки сатучы аңа товарны кулланучы хисабына гарантияле ремонтка китерергә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.
Катнашучылар Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән танышты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре даими нигездә ведомство карамагындагы районнарның хуҗалык итүче субъектлары белән чаралар үткәрә.