Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә «Ялкын» ишегалды клубы тәрбияләнүчеләре өчен «Кулланучы әлифбасы» дигән танып белү чарасы үткәрделәр.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар кысаларында «Анчар» базары территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм сатучылар өчен консультацияләр үткәрелде. Чара кысаларында товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре тикшерелде.
Балтач муниципаль районының Балтач шәһәрчеге ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләре продукциясе ярминкәсе уза.
Ярминкәнең максаты - җирле җитештерү продукциясе товарларын алга җибәрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү. Һәр атна саен ярминкәдә үз продукциясен «Икмәк» ПБ, КФХ «Закиров Р.М», «Җәмәгать туклануы» ПБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча» ҖЧҖ тәкъдим итә. Ит һәм колбаса продукциясенең киң ассортиментын «Пестречинка» китерә.
Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Грамоталы кулланучы» дигән хокук сәгате узды. Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәреннән кулланучының кем булуы һәм аңа «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нинди хокуклар биргәнлеге турында мәгълүмат алдылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән очрашу узды.
Пансионаттагы чаралар һәрвакыт дустанә атмосферада уза, ял итүчеләргә РФ законының 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» (алга таба - «Закон») төп статьялары аңлатылды. Әлеге көннәрдә биредә 30дан артык кеше ял итә. Анда катнашучылар үзләренең тормыш ситуацияләреннән чыгып сораулар бирделәр, күпләрне азык-төлек товарларының сыйфаты кызыксындыруы ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре мәктәп укучылары белән чара үткәрде.
Чара барышында мәктәп укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нормаларын куллану һәм тормышка ашыру буенча күнекмәләр алдылар, куллану культурасының үзенчәлекләре турында белделәр, чөнки һәр көн сатып алулар яки хезмәтләр алып, без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Укучыларны таныштыру өчен, сатучыга (башкаручыга) дәгъваны ничек рәсмиләштерергә, дөрес туклану нигезләре, туристлык һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату, банк хезмәтләре күрсәтү буенча белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең ГЭС поселогы территориясендә кулланучылар өчен халыкның куллану һәм хокукый белемнәрен арттыру өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетларын тарату буенча акцияне дәвам итәләр. Һәр буклетның үз тематикасы бар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү өчен территориаль органнарның телефон номерлары күрсәтелгән.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар белемен арттыру буенча чаралар үткәрә. Мондый очрашуларны үткәрүдә төп максатлардан тыш, төп бурычларга да ирешәләр: яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне патриотик тәрбияләү, бигрәк тә бу Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Җиңү көне алдыннан актуаль.
Җиңел сәнәгать продукциясендә нинди мәгълүмат булырга тиеш? Бу сорауны сатып алучылар гына түгел, ә товар сатучылар да еш бирә. Кулланучының товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокукын беркем дә юкка чыгармаган, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы кулланучыга гадәттә куелган таләпләргә туры килгән һәм мондый төр товар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товар тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Белемле кулланучы» акциясен дәвам итеп, шәһәрнең иске өлешендәге 10 комплекста яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Белгечләр төрле темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар: