Кулланучылар хокукларын ышанычлы яклауны оештыру эшчәнлегенә бәйле дәүләт органнары системасында җирле үзидарә органнары аерым урын алып тора. Нәкъ менә алар халыкның яшәү урыны буенча Кулланучылар хокукларын яклауны оештыруны үз өстенә ала да инде. Җирле үзидарә органнарының кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтләре алар тарафыннан «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре, М.Межлаук урамы 13 адресы буенча урнашкан «Үзәк базарда» кулланучылар өчен кизү тору үткәрелде.
Нурлат шәһәрендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Район җитәкчелеге ярминкәдә булды һәм тәкъдим ителгән продукция белән танышты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре К(И)ФУның 3 курс студент-логистлары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законны гамәли куллану» дигән темага семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Чәч киптерү өчен фен сатып алдым, әмма 10 көннән соң фен эшләми башлады. Кибеттә товарны кабул итмиләр, чөнки сатучы кулланучы үзе фенның эшләмәвендә гаепле ди, һәм сыйфатсыз товарны алыштыру вакыты тәмамланган дип аңлата. Мин сатып алынган товарны алыштыра аламмы яки акчаны кире кайтара аламмы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәрендә урнашкан « Золотая жила» ювелир кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 № 2463 карары белән расланган кыйммәтле металллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган ювелир һәм башка әйберләрне сату үзенчәлекләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «Сәүдә - сәнәгать палатасы» берлеге шәһәр гражданнарына бушлай консультация бирү буенча «Хокук көне» чарасын оештырды һәм үткәрде. Булачак чара турында шәһәр халкы һәм кунакларына социаль челтәрләр, җирле телевидение, җәмәгать транспортында реклама һ. б. аша хәбәр ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан «Тандер» АҖнең «Магнит» сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Бүген сатып алучылар үз хокукларын бик яхшы беләләр һәм бу белемнәрне практикада уңышлы кулланалар. РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы нигезләмәләрендә сатып алучының теге яки бу ситуацияләрдә нәрсәгә дәгъва итә алуы, ә сатучының гамәлдәге закон нормаларын үтәве һәм бозмавы җентекләп тасвирлана.