Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Гвардия урамы, 53Б адресы буенча урнашкан сәүдә рәтләре территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне халык арасында массакүләм пропагандалау максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.
Чираттагы очрашу Балтач муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кайнар линия» телефонына гражданин алкоголь кибетләренең берсендә аның тарафыннан шешә ватылуы һәм аның өчен түләргә мәҗбүр ителүе турында мөрәҗәгать керде.
- Бу гамәл хокукый яктан дөресме һәм минем акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хакы бармы? - дип сорый гражданин.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар бәхәсләрен судка кадәр тәртиптә хәл итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Фермерское» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы шәһәренең 7 нче мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрде. Дәреснең темасы: «Кулланучы үз хокукларын белергә тиеш».
Салкыннар башлану белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кайнар линиясенә мех әйберләрен, шул исәптән натураль мехтан тегелгән тунны кире кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләре мәсьәләләре буенча кулланучылардан әледән-әле мөрәҗәгатьләр килә. Мех эшләнмәсе, күптән көтелгән тун сатып алынгач, аны өй шартларында киеп карагач, аның зурлыгы, төсе яки фасоны буенча сезгә туры килмәвен аңлагач, нишләргә соң? Бу статьяда эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарны кире кайтару һәм алмаштыру шартлары турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты «Чистай-Авто» автосалоны хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.