Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Аксубай муниципаль районында гражданнарны кабул итте.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Инде гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләрдә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, базарларда кизү торулар үткәрелә, кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация өстәлләре оештырыла.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Палитра» сәүдә үзәгендә сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чара үткәрделәр.
Чистай кешесе, үзенең эте турында борчылып, шәһәр кибетләренең берсендә этне читтән күзәтү өчен 4 990 сумлык GPS-трекер һәм аның өчен SIM-карта сатып алган. Бу товар, этнең кая китүенә карамастан, муенга беркетелгән заманча технология аны табарга мөмкинлек бирәчәк, дип гарантияли. Хуҗа этнең барлык күчеше турында мобиль кушымта аша, урамда гына түгел, бинада да, Wi-Fi кулланып белә ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Зөһрә Гыйльметдинова Әтнә районында шәхси эшмәкәр Фәйзрахманова Р.М. ның кәрәзле элемтә салоны сатучылары өчен укулар үткәрде. Шулай ук әлеге сәүдә объектында көнкүреш техникасы да сатыла.
2022 елның 03 мартында Түбән Кама районы җәмәгать судьялары суды залында кулланучы тарафыннан кәрәзле телефоннарны сатучы компанияләрнең берсенә куелган сату-алу килешүен өзү, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчалата сумманы, неустойка, штраф, мораль зыян өчен компенсация таләп итү эше каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәренең гражданнар процессында катнашуының максаты нәкъ менә башкарма хакимиятнең дәүләт органы буларак башка затларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт.
2022 елның 4 мартында, «Кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында Арча муниципаль районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 10 сыйныф укучылары арасында «Тарих һәм җәмгыять белеме» укытучылары Лилия Фазуллина һәм Миләүшә Сәгъдиева катнашында хокукый викторина үткәрде. Викторина «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләренә кагылышлы сораулар һәм ситуацион бурычлар рәвешендә онлайн форматта узды. Чара башланганчы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны җентекләп аңлатып, сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Мөрәҗәгатьләрне карау практикасыннан мисаллар китерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары белән чаралар үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый белеменн күтәрү максатыннан Балтач районының «Жасмин» портьер салонында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова белем бирү семинары оештырды.
Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектларның, халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, «Ранур» ҖЧҖ сәүдә объектында, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Нурсиль» кибетендә сатучылар өчен укулар үткәрде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатып, укулар уздырылды.