28.01.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче хуҗалык итүче субъектлар өчен (аяк киемен ремонтлау остаханәсе, матурлык салоны) укыту семинарлары үткәрде.
2022 елның 7 февралендә Россиядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон кабул ителүгә 30 ел тула. 1992 елда кабул ителгән Закон Россия кулланучыларын иң мөһим хокуклар һәм гарантияләр белән тәэмин итте.
Кулланучылар хокукларын яклау шактый зур тарихка ия. 1775 елда АКШ штатларының берсендә, кайбер кибет сатучыларның бозылган азык-төлек сатуы сәбәпле, бу сатучылар, суд тарафыннан хурлыклы баганага асуга хөкем ителгән.
«2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 Подпрограммасын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, чөнки без көн саен нинди дә булса хезмәтләр яки эшләрне башкарабыз, димәк, көн саен без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Практикада, «сатып алучы һәрвакыт хаклы» дигән гыйбарә һәрвакытта да эшләми, һәм, мөгаен, безнең һәркайсыбыз үз куллану хокукларын бозуга бер генә тапкыр булса да юлыккандыр, шуңа күрә бу мәсьәләләрдә хокукый белемнеы арттыру өстендә эшләргә кирәк.
Безнең һәркайсыбыз кулланучылар базарында катнаша. Без барыбыз да товарларны сатып алабыз, көнкүреш хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать транспортыннан, коммуналь һәм медицина хезмәтләреннән файдаланабыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Wildberries товарлар бирү пункты территориясендә килүчеләр өчен акция уздырды. Хезмәткәрләр килүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый белемен арттыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең (ЧГО ТРОО ВОИ) Татарстан Республикасы Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Кукмара муниципаль районы Ядегәр урта мәктәбе укучылары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, белемнәрне тулыландыру максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклау законнары нигезләре буенча дистанцион дәрес үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 30 еллыгы уңаеннан законнар һәм кулланучылар хәрәкәте тарихы турында мәгълүмат җиткерелде. Укучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында законнарда беркетелгән кулланучыларның төп хокуклары аңлатылды. Әлеге чара барышында укучылар рациональ куллану тәртибен формалаштырырга һәм кулланучы хокукларын якларга өйрәнделәр.
2022 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Теләче районы «Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 8-11 сыйныф укучылары белән онлайн дәрес үткәрде.