ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен пансионаты»нда ял итүче пенсионерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мәгърифәтчелек эше, лекцияләр һәм семинарлар, пансионатта даими үткәрелә торган викториналар – бу халыкның куллану грамоталылыгы дәрәҗәсен арттыру буенча алып барыла торган эш.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына еш кына дару препаратларын алмаштыру һәм кире кайтару турында сораулар килә. Кулланучыларга законнарда товарны сыйфатына карап кире кайтаруның билгеле бер кагыйдәләре бар дип аңлатыла. Бу кагыйдәләр даруларга да, медицина техникасына да кагыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрнең азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәр Петрова М.Ф. азык-төлек кибетләре һәм «АМЭЛ» ҖЧҖ сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша чистайлы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Җиде ай элек кулланучы электр кырынгычы сатып алган. Товарны сатып алганда, сатучы гарантия талонын тутырган, гарантия срогын 6 ай дип күрсәтә. Әмма техник документациядә җитештерүче завод билгеләгән товарга гарантия вакыты 12 ай дип билгеләнгән. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сезгә таныш булмаган кешеләр шалтыратып, медицина үзәгендә бушлай диагноз куярга тәкъдим иттеләр. Әңгәмәдәш ышандырырлык иде, һәм менә инде процедураның датасы, вакыты һәм урыны билгеләнгән.

Медицина учреждениесенә һәм ул гамәлгә ашырган хезмәтләргә игътибарны җәлеп итү максатыннан кулланыла торган бушлай диагностика яки башка процедура рәвешендәге маркетинг йөреше мондый учреждениеләрнең коммерция практикасында киң таралган ысулы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Кибеттән кул чатыры сатып алдым, өйдә аның гөмбәзе кырыенда вак тишекләр таптым. Сатучы миңа башкасын сайларга тәкъдим итте, ләкин миңа башкаларның төсе ошамады. Шул ук төстәге башка кул чатыры сатуда юк иде. Товарны алмашуга ризалашмадым. Мин акчаны кире кайтаруны сорадым. Ләкин минем таләп кире кагылды Бу никадәр законлы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21
июнь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Кама сәүдә комплексында кулланучылар һәм сатучылар өчен чираттагы чара үткәрделәр. Фикер алышуга мондый сораулар тәкъдим ителде:

- балалар киеме кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиешме;

- баланың киемдә туңуы кимчелек булып саналамы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Верный» кибетендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чара үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International