ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Алексеевск шәһәрендә күпфункцияле үзәк бинасында күчмә консультация үткәрделәр.

Чара хокукый культураны арттыру һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезләрен өйрәнү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү максатларында уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
май, 2024 ел
дүшәмбе

РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 маддәсе кулланучыга үзенә туры килмәгән сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны шундый ук товарга алмаштыру хокукы бирә. Алмаштыру өчен тиешле товар булмаса, товарны кире кайтарырга мөмкин. Бу тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган продукция, ул сатып алучыга үз характеристикалары буенча туры килми: төсе, күләме, комплекты, габаритлары, фасоны буенча. Бу манипуляцияләр өчен сатып алучыга сатып алу көненнән соң киләсе көннән башлап ундүрт көн вакыт бирелә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк бүлекчәсе вәкилләре өчен Әлмәт районы Абдрахман авылында туган якны өйрәнү музеена баруны оештыруда катнаштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Галатея» кибете хезмәткәрләре белән очраштылар. Хуҗалык итүче субъект вәкилләре белән һәр очрашу кызыклы уза.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына КФҮдә консультация өстәле вакытында гражданка Ф. сәүдә объектларыннан читтә урнашкан урынында ваклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Узган көнне кулланучы һәм аның хезмәттәше офиста, эш урынында, ак халатлы кешедән компьютерда эшләү өчен күзлек сатып алганнар. Сатучы киткәч сатып алучының күңеленә уй керә:

- Бу сатучының гамәлләре законлымы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең «Пятерочка» кибете сатучылары белән товар бәясенең кассадагы бәя белән туры килмәве темасына укулар үткәрделәр. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Олы Шинар мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

24
май, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзор идарәсенең әйдәп баручы белгече Вера Петрова белән берлектә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар белән профилактик чаралар үткәргәндә тиешле һәм тиешенчә сыйфатсыз аяк киеме сатып алганда кулланучылар хокукларын һәм эш итү тәртибен аңлаттылар. Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның аерым нигезләмәләре аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International