Еш кына без текстильдән эшләнгән товарлар, аерым алганда урын-җирләр сатып алабыз. Кайсыбер очракта өйгә кайткач кына, сатып алынган әйберне бәяләгәндә, аның нинди дә булса сәбәпләр аркасында безгә туры килмәвен аңлыйбыз. Аннары без кибеткә барабыз һәм сатып алынган товарны кире кайтарырга яки алыштырырга телибез, әмма безнең теләкләр кире кагыла.
Практика күрсәткәнчә, барлык кулланучылар да озак вакыт кулланыла торган товарны гарантияле ремонтлау вакытында кулланучының алмаш товар таләп итәргә хокукы барлыгын белми.
Татарстан Республикасы дәүләт Алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон буенча шалтыратып, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлатуны сорап хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул гарантияле ремонтка үзенең кесә телефонын тапшырган. Тапшырганда ремонт башкару вакыты 45 көнгә кадәр сузылырга мөмкин дип белдергәннәр. Кулланучы мондый озак вакыт телефонсыз кыен булачагын белгән, ләкин үзенең нинди хокуклары булуын белмәгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кибет хезмәткәрләренең дә, кулланучылар арасында да кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан семинарлар үткәрделәр. Хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар белән чаралар комплексы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Бердәм Россия» партиясенең Теләче җирле бүлекчәсенең Җирле Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү үткәрде. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату
2024 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Авылым» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары үткәрде. Монда көндәлек ихтыяҗ товарлары белән сәүдә итү алып барыла.
Яңа Чишмә районы халкының хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече күпфункцияле үзәктә консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районы Юлбат мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Адоратский урамындагы 65нче йорт янындагы сәүдә мәйданчыгында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кишет урта мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.