ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Р» кибетендә яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукция сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 2,85 литр тәшкил итә.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси йорттан физик затның алкоголь продукциясен сату факты теркәлгән. Шул рәвешле граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу кылган. Гомуми күләме 30,875 литр булган 17 460 сумлык продукция тартып алынган

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Beluga» этикеткасы төшерелгән биш литрлы шешәләрдә акциз маркасыннан башка гына спиртлы сыеклык сатуның законсыз очрагын ачыклаган. Полиция хезмәткәрләре алкогольне законсыз сатуны документлаштырды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының шәхси эшмәкәр А. ны РФ КоАП 14.16 статьясының 2 өлеше һәм 14.43 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

27
ноябрь, 2020 ел
җомга

ТР Түбән Кама районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләрен җәлеп итеп, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерү барышында Түбән Кама кибетләренең берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра сату факты ачыкланды. Яраклылык вакыты чыккан продукцияне сатарга да, сакларга да ярамый - аны утильләштерергә кирәк.

Тэги: хокук бозу

9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан, 2020 елның 9 октябрендә, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү юлы белән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) чаралары үткәрү йөкләмәсен үтәү йөзеннән, турыдан-туры ачыклану нәтиҗәсендә, Түбән Кама шәһәрендә урнашкан кибетләрнең берсендә сатучы тарафыннан 7 сәгать 53 минутта алкогольле эчемлек сатыу фактын ачыкланды. 


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына төрле чыганаклардан (Интернет-кабул итү, «Халык контроле» ДМС) Казан шәһәренең Совет районында урнашкан объектларның берсендә алкогольле продукция сату һәм аның әйләнеше өлкәсендә системалы хокук бозулар турында мәгълүмат килде.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның беренче кварталында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре законсыз алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә 108 закон бозу очрагын ачыклаган. 


3
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомствоара оператив бүлеге хезмәктәрләре 2020 нчы елның 31 нче мартыннан 2 нче апреленә кадәр Түбән Кама шәһәрендә тикшерү эшләре алып барды. Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектындагы “Пенная коллекция” кибетендә куллану срогы чыккан алкоголь продукциясе сату очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә 2,5 литр алкоголь продукциясе тартып алынган.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 22 октябреннән 23 октябренә каршы төндә юридик затлар, хосусый эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында алкогольле продукция сатуга бәйле 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланды:

  • Казан шәһәрендәге базарларның берсендә спиртлы сыеклык (халыкта "фанфурик" дип йөртелә) сату факты чикләнде;
  • Авиатөзелеш районындагы барларның берсендә ябык савыт белән алып чыгып, сыра сатылган, бу исә гамәлдәге законны бозу булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International