Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контроль чаралары үткәрү барышында Менделеевск районының бер авыл кибетендә товар-озату документларыннан башка һәм БДАМС системасына тоташтырылмаган килеш сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады. Моннан тыш, алкогольле продукция стационар булмаган сәүдә объектында сатылган.
Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итмичә үткәрелгән контроль чаралары дәвамында, Татарстан Республикасы Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 6 маенда, Чистай шәһәре, Тукай урамында урнашкан сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату вакыты үтәлмәү фактын ачыклаган: сатучы 9 сәг 05 минутта сыра сата.