ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре белән берлектә 2021 елның 4 июнендә Әгерҗе шәһәренең «Ризалит» кибетендә алкогольле продукцияне, аерым алганда, бер шешә сыраны сату вакытын чикләү чорында сату фактын ачыклады.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2021 елның 3 июнендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Тукай районының «Дубрава» бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан «У дачи» кибетендә законда тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе районы территориясендә, гамәлдәге законнарның үтәлешенә мониторинг үткәрү кысаларында, Балык Бистәсе районының сәүдә объектларының берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

11
май, 2021 ел
сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы бүлегенә кергән гражданнардан кергән мөрәҗәгать буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск районы шәхси эшмәкәр кибетендә алкогольле продукция, аерым алганда, сыра һәм аның әйләнешенең легальлеген раслаучы документларны тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә 2020 елның декабрендә үк яраклылык вакыты чыккан сыра сату факты ачыкланды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

7
май, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Менделеевск шәһәре кибетләренең берсендә иртәнге сәгатьләрдә сыраны ваклап сату фактын билгеләде.

Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

30
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Менделеевск районы кибетләренең берсендә иртәнге сәгатьләрдә сыраны ваклап сату фактын билгеләде.

Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Менделеевск районында иртәнге вакытта алкогольле продукция (сыра) сату вакытын чикләүне бозу фактын ачыклады. Хокук бозу факты буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

23
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 21 һәм 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату предприятиеләренә мониторинг үткәрү барышында алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыра һәм сыра эчемлекләрен тыелган вакытта сатуның өч очрагын ачыклады. 

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендәге кибетләр челтәренең берсендә алкогольле продукцияне ваклап сату закон нигезендә тыелган вакытта, ягъни иртәнге 10га кадәр, сыра сату факты ачыклады. 

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барышында, хосусый эшмәкәрнең «Кружка» кибетендә 22 сәгатьтән соң сыра сату факты ачыкланды. Аның эшчәнлегенең төп төре - азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләрен ваклап сату.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International