Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ИЭБ һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлегеннән физик затның торак йорттан спиртлы продукция сатуын ачыклау факты буенча материал алынды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 18 шешә (48 литр) тәшкил итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Б» барында шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкогольле һәм спиртлы продукциянең гомуми күләме 8 атамада 16 шешә тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча МЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «М» кибетендә шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең (сыра һәм сыра эчемлекләренең) гомуми күләме 13 атамада -279 шешә тәшкил итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 6 шешә (8 литр) тәшкил итте.
Татарстан Республикасының Әлмәт территориаль органына «Р.» кафесында алкоголь продукциясен (11 төрле сыра һәм сыра эчемлеге) законсыз рәвештә ваклап сату факты буенча гражданинга карата административ хокук бозу турында эш материалы керде.
Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 408 шешә (178,5 литр) тәшкил итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Тартып алынган продукциянең гомуми саны 3 фляга һәм 3 шешә (124,5 литр) тәшкил итте.
Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча МЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре спиртлы продукцияне (спирт-этиллы 95) физик зат тарафыннан сату фактын ачыклаган. Тартып алынган продукциянең гомуми саны 30 шешә (3 литр) тәшкил итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан спиртлы продукция сату фактын ачыклаган. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 4 банка һәм 3 шешә (13 литр) тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән алкоголь продукциясен ташу һәм законсыз сату факты буенча тикшерү материалы карау һәм карар кабул итү өчен килде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «К» кафесында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 209 шешә (106 л.) тәшкил итте.