ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Спас муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча фикер алышу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов үткәрде.

Тэги: ачык тыңлаулар

Әлмәт шәһәренең мәйданында бөтен халыкның яраткан Сабантуен зурлап бәйрәм иттеләр. Татарларның традицион сабан бәйрәме ел саен язгы кыр эшләренең тәмамлануын билгеләп үтү һәм авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү өчен шәһәр һәм районның меңләгән халкын җыя.

Тэги: Сабантуй 2024

Туй юбилейлары иерархиясендә лидерлар исемлегендә 40 еллык юбилей беренче урында. Шуңа күрә бу бусаганы үткән гаиләне Рубин туе белән котлыйлар. Юбилейга шундый исем кызыл төсмерле ныклы һәм матур таш Рубин хөрмәтенә бирелгән. Дүрт дистә ел бергә яшәгән ир белән хатын арасында да шундый ук бәйләнеш бар.

Тэги: Россиядә Гаилә елы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова Лениногорск башкарма комитетының икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Капишникова белән берлектә Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәгендә чираттагы тапкыр кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына барды.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар белән чаралар комплексы үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль законга ярашлы рәвештә бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү хәзерге вакытта Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Тэги: профилактик визит

7
июнь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасында «цифрлы ликбез» мәгърифәтчелек проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, проект укучыларның гомуми мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә, аларны интернет киңлегендә дөрес тәртипкә өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Тэги: цифрлы ликбез

Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районында көндәлек ихтыяҗ товарлары сату кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең чәчтарашханәсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International