Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чираттагы лекция оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрелә. Әлеге чаралар коррупциягә каршы дөньяга карашны һәм җәмгыятьтә коррупция күренешләренә карата түземсезлекне пропагандалауга юнәлдерелгән.
Әлки районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көне һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында кулланучылар өчен «Җиңү» кибетендә консультация өстәле үткәрделәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси йорттан физик зат тарафыннан спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 34 шешә (17 литр) тәшкил иткән.
2003 елның 31 октябрендә Генераль Ассамблея Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясен кабул итә. Шулай итеп, быел БМО Конвенциясе кабул ителүнең егерменче еллыгы билгеләп үтелә. Ассамблея шулай ук коррупция проблемасын һәм Конвенциянең коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә ролен тирәнрәк аңлау өчен 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне итеп аталырга тиеш дип карар итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Халыкара инвалидлар көненә һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Кәрәзле элемтә кеше тормышына нык үетеп керде. Кәрәзле элемтәне кулланучылар саны һаман арта, хәтта кечкенә балаларның да кәрәзле телефоннары бар. Россиянең гамәлдәге законнарында кәрәзле элемтә тарифын үзгәртүнең нинди тәртибе каралганлыгы, шулай ук кәрәзле элемтә операторының абонент ризалыгыннан башка тарифларны үзгәртергә хокукы бармы-юкмы икәне турында фикер алышыйк.
Өченче декабрь - махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына, аларның абруена, хокукларын һәм иминлеген яклауга игътибар җәлеп итәргә тиеш. Нәкъ менә шушы көнне Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Павел Буханов белән җылы иҗади очрашу узды. Павелга тумыштан ук ДЦП диагнозы куелган, әмма, моңа карамастан, аның искиткеч хәтере бар һәм ул үзенең барлык әсәрләрен һәм башка авторларның әсәрләрен яттан укый.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашында Әлмәт районы инвалидлар җәмгыятенең уку-җитештерү предприятиесендә гражданнар белән очрашу узды. Әлеге оешма кием, аяк киеме ремонтлау буенча социаль хезмәтләр күрсәтә, шулай ук чәчтараш хезмәтләре күрсәтә.
3 декабрь көнне - бөтен дөньяда физик мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләрне берләштерә торган Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Бу көн БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1992 елда билгеләнгән. Шул ук вакытта оешма инвалидларны иҗтимагый тормышка интеграцияләүгә ярдәм итү өчен дәүләтләрне төрле чаралар үткәрергә чакырды. Бу - иң көчле һәм саф күңелле кешеләр көне, чөнки алар көн саен үз авырулары, җәмәгатьчелек фикере һәм буйсынмаучан язмышлары белән көрәшәләр! Без барыбыз да аларның ихтыяр көче һәм кыюлыгы алдында баш иябез.