Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Д.Л». эчемлекләр кибетендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сатканда хокук бозу факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 5 кег (75,2 литр) тәшкил иткән.
Хезмәт күрсәтү сыйфаты - предприятие эшчәнлегенең мөһим күрсәткече. Бу җәмәгать туклануы предприятиеләренә дә карый. Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре җәмәгать туклануы хезмәткәрләре өчен җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларын җайга салучы нормалар буенча ликбез үткәрделәр.
1995 елның 3 ноябреннән яңа башкарма хакимият органы составы үз эшчәнлеген башлый. Ул вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы 65 кешедән торган һәм 10 структур бүлекчәгә ия булган. Инспекциянең беренче начальнигы Казаков Алексей Николаевич була.
«Сыйфат атналыгы» алдыннан «товарның сыйфаты нәрсә ул? » дигән сорауга юридик яктан җавап тәкъдим итәбез.
Бу билгеләмәгә товарга куелган таләпләр комплексы кертелгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Х» кальян учреждениесендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 14 шешә (6,2 литр) тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының «кайнар линиясенә» кулланучыдан сорау килде:
- Интернет-кибет аша блузкага заказ бирдем. Шунда ук түләүле баш тарту шарты барлыгын күрдем. Товар килгәч, мин анда җитешсезлек таптым. Блузкадан баш тарттым. Миңа акчаны кире кайтардылар, ләкин баш тарту суммасын тотып калганнар. Бу законлымы?
Кулланучылар мөрәҗәгатьләрен профилактикалау һәм карау максатларында гражданнарның күпләп булган урыннарында кизү тору актуальлеген югалтмый. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Наталья Нигъмәтуллина һәм Эльвира Вәлиева Әлмәт шәһәренең үзәк базарында хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча базарга килүчеләр өчен чираттагы дежурлык үткәрделәр.
1 ноябрьдә «Менделеев токымнары» 3 нче химия-технология лицее базасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасының 3 этабы узды.
Агерҗе, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарының һәм Чаллы шәһәреннән 33 укучысы әлеге чарада катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 28 ел тулу уңаеннан «Почет Китабы»ның тантаналы презентациясе узды. Чарада хөрмәтле кунаклар – оешма ветераннары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ хезмәткәрләре катнашты. Кунакларны һәм хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде:
Сыйфат атналыгы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Түбән Тимерле авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.