ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2023 ел
җомга

Расланган график нигезендә, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Ханафина рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов, Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Алкоторг ҖЧҖ вәкилләре һәм алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укучыларның хокукый белемнәрен арттыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова өлкән буын укучылары өчен «Иске Иштерәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә» лекция үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районында урнашкан «А.» ҖЧҖ сәүдә объектын сатучылар өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Марат Миназов төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Әлмәт районының сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенциянең иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Рәсми бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең спирт, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хисаплылыкны контрольдә тоту бүлеге башлыгы Борис Сабун «Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Тэги: Татарстан Республикасының Атказанган хезмәткәр

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына сатучының гамәлләренә шикаять белән телефон аша  кулланучы мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда ял итүчеләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән чираттагы очрашуы узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Җиләк-җимеш совхозы авыл клубы бинасында өченче яшь университеты базасында кулланучылар законнары өлкәсендә халыкның белемнәрен киңәйтү максатларында чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Азнакай шәһәренең «Маяк» газетасы редакциясендә контроль органнары вәкилләре белән бүгенге көннең актуаль темасы – контрафакт алкоголь сатуга каршы көрәшкә багышланган чираттагы түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Руслан Дәүләтшин, Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге башлыгы Марсель Шәрәфиев, ЮХИДИнең район бүлеге башлыгы Ренат Гайнетдинов һәм башкалар катнашты.

Тэги: хокук бозуларны профилактикалау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр С.М. И. сәүдә объектында семинар-уку үткәрде. Анда азык-төлек товарлары, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре сатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International