ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2023 елның 3 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү вакытын искә төшерә. Декларацияләр 2023 елның 20 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин. (https://fsrar.gov.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij)

Тэги: декларация кабул итү турында

2023 елның 13-15 октябрендә Бөтендөнья буйлап «Татарча диктант» акциясе узды. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Тэги: татарча диктант

«Алкоголь» операциясе кысаларында, ГЭБ о/у һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ПК хезмәткәрләре тарафыннан  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә уздырылган оператив-эзләү чаралары барышында Кукмара шәһәренең «Светофор» кибетендә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Һәркайсы 0,45 л. сыйдырышлы 199 шешә «Б. Х». сырасы тартып алынган (барлыгы 89,55 л. сыра алынган).

Тэги: сыра продукциясен тартып алу

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы кулланучылары белән профилактик чаралар үткәрделәр.

Сәүдә объектларында сатучыларга РФнең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре аңлатыла, аңа ярашлы рәвештә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы кулланучыга гадәттә куелган таләпләргә туры килгән һәм мондый төр товар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товар тапшырырга тиеш.

Тэги: кулланучы белеме

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай муниципаль районында комплекслы чара үткәрделәр. Аларның максаты - район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, шулай ук төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13
октябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» программасы кабул ителде, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе - кулланучылар белемен арттыру буенча эшчәнлек алып бару, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасын үткәрү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларының берсе.

Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чаралар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Апас районы үзәк китапханәсендә «Өлкәннәрнең хокукый иминлеге» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гөлнара Абдрахманова да катнашты. Белгеч тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының төп статьялары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары аңлатылды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева Баулы шәһәренең 6 урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International