Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең сәүдә объектында спиртлы сыеклыкларны законсыз сату фактын ачыклаган. 100 мл сыйдырышлы 369 пыяла флакон тартып алынган, алар алкоголь продукциясе суррогаты сыйфатында сатылган. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең «Спас опторгы» ПБ «Жасмин» азык-төлек кибетендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.
Өлкәннәргә багышланган декада кысаларында, 2023 елның 9 октябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч–эксперты Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең әйдәп баручы белгеч–эксперты Вера Петрова белән берлектә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта олы яшьтәге кешеләр белән әңгәмә уздырды.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе белгечләре җирле үзидарә органнары белән берлектә Алексеевскның күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече белән берлектә видеоконференция режимында «Долголетие «социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау турында әңгәмә уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Лучов урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 9 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч – эксперты Балтач муниципаль районында «КЦСОН «Наз» МТЗ һәм социаль яклау ГАУСОсында олы яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Яңа Чишмә муниципаль районының МТЗ һәм социаль яклау бүлегендә консультация өстәле үткәрелде.
Өлкән кешеләр көне декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә укыту чарасы үткәрделәр.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирде.