ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре ай саен Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирә.

Тэги: кулланучылар хокукы

28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 1 нче номерлы Балык Бистәсе гимназиясе педагогик составы белән берлектә, 8 нче, 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән семинар үткәрде.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрделәр.

Һәр 20 көн саен кунакчыл үзәк ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ача, анда Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының башка районнары халкы сәламәтлекләрен яхшырта.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева 5 нче мәктәпнең 5А һәм 5Б сыйныф укучылары өчен «Интернетта сатып алу вакытында куркынычсызлык» темасына лекция үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26 сентябрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында гражданнарны кабул иттеләр. Катнашучыларның сорауларына комитет рәисе Руслан Фазылянов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова җавап бирде. Башкала халкы кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәшләште һәм куллану базары турында яңа мәгълүмат белән танышты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2023 елның 27 сентябрендә Казан территориаль органы карамагындагы Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районына бару кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Узган ял көннәрендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Кулланучыларга эре товар җитештерүчеләрнең дә, кече крестьян-фермер хуҗалыкларының да продукциясе тәкъдим ителә. Сатып алучылар парлы ит, балык һәм яшелчәләрне чирвт торып алды. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре ашлык һәм сенажны да сатуга куйганнар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Үткәрү урыны: Сарман авылы, Ленин ур., 35

Үткәрү датасы: 2023 елның 26 сентябре.

Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

1. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук  бозулар, шулай ук аларны кисәтү юллары.

Тэги: ачык тыңлаулар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта лекция үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International