2023 елның 09 мартында Арча муниципаль районының Өчиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын өйрәнәбез», «Рациональ кулланучы» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.
Татарстан Республикасында ел саен миллионлаган квадрат метрлы торак сафка кертелә, меңләгән гаилә яңа фатирларга күчеп, яңа йортларда бәйрәм итә. Әлбәттә, күпләр шунда ук, озакка сузмыйча, яңа йортларын төзекләндерергә тели. Моның өчен кешеләр кирәкле җиһазлар, төзелеш материаллары, көнкүреш әйберләре һ. б. сатып алу өчен төрле кибетләргә, төзелеш базарларына йөгерәләр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәренең «Забота» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ял итүчеләре белән чара үткәрделәр.
«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» кысаларында чаралар планы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә «Звениговский» кибете сатып алучылары һәм хезмәткәрләре өчен укыту чарасы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Минзәлә муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар уздырылды.
Ведомство карамагындагы районда хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән үткәрелгән традицион мониторинглардан һәм профилактик чаралардан тыш, белгечләр Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә факультатив дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы 2023 елга үз контролендәге субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәген хәбәр итә:
Чараның исеме: «2023 елның 2 ае йомгаклары буенча хокук куллану практикасы һәм административ практика мәсьәләләре».
2023 елның 06 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Әтнә муниципаль районының Кушар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7-9 сыйныф укучыларын Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы белән таныштыру буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Дәресне Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Зөһрә Гыйльметдинова һәм Гөлүсә Дәүләтшина үткәрде.
Дәүләт идарәсе һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә цифрлы технологияләр һәм платформалы карарлар кертү үз алдына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүне, хезмәтләр алу процессында гражданнар һәм оешмаларның максималь уңайлылыгына юнәлдерелгән, аларны күрсәтүнең яңа принципларын кертүне максат итеп куя.
Түбән Камада 36 нчы мәктәп базасында ике экспозиция ачылды: берсе - Түбән Кама шәһәренә, икенчесе сәясәт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табеевның 95 яшьлек юбилеена багышланган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре беренчеләрдән булып әлеге күргәзмәләрдә булдылар.
Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, килүчеләргә консультация биреп күчмә чара үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.