2023 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина «Муза» сәнгать студиясендә яшь рәссамнар өчен кулланучылар белеме буенча дәрес үткәрде.
Кулланучының хокукларын белү һәркемгә товарларның сыйфаты, аларның сәламәтлек, торак, табигать өчен куркынычсызлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә, базар мөнәсәбәтләренең нормаль формалашуына ярдәм итә. Кулланучылар белеме сорауларын олы тормышка чыкканчы кичектереп булмый. Алынган белемнәр кулланучылар кыйммәтләре системасын үстерергә ярдәм итәчәк. Кулланучы, хәтта кечкенә кеше дә, авыр ситуацияләрдә үзен яклый белергә тиеш, ә моның өчен дәүләт тарафыннан бирелгән хокукларны белергә кирәк.
Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмә ТР Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов рәислегендә узды. Утырышта докладлар белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Кубасова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге хезмәткәре Айрат Ногманов, «Чирмешән РҮХ» ДАССОның баш табибы Лилия Мортазина һәм Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Кузнецова чыгыш ясады.
Яшь инспекторлар отрядлары үз тарихын 1973 елның 6 мартында башлады. Бу көнне секретариат карары белән ВЛКСМ Үзәк Комитеты, СССР ЭЭМ коллегиясе һәм СССР Мәгариф министрлыгы хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары турында Нигезләмә расланган.
2023 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Казан шәһәре Үзәк китапханәләр системасы» МБУдә шәһәр халкының кулланучылар белемен һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән кизү тору үткәрде.
Көн саен тормыш эшчәнлеге барышында без кибетләрдә товарлар сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән (медицина, торак-коммуналь, мәгариф һ.б.) файдаланабыз, эшләр башкару һәм нинди дә булса хезмәтләр күрсәтү өчен төрле килешүләр төзибез, ягъни без барыбыз да кулланучылар. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү бик мөһим.
6 һәм 7 мартта «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе кысаларында республикада беренче «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» конкурсы узачак. Конкурста танылган брендлар: Молочная речка, Село зелёное, Вамин, Обнимама, Очень важная корова, Васькино счастье, Бэрэкэтле, Әлмәт сөт комбинаты һәм башкалар катнашачак.
Яр Чаллы шәһәренең «Перекресток» сәүдә үзәгенә килүчеләр өчен мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тарату буенча акция уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Впрок», «Зоотовары», «Планета» кибетләре хезмәткәрләре һәм сатып алучылары белән дә очраштылар.
Саба муниципаль районының «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАССОда бу үзәктә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.
2023 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов катнашында 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Саба муниципаль районы Килдебәк урта мәктәбе укучылары белән куллану белемен күтәрү буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Дәрестә 9-10 сыйныф укучылары, мәктәп мөдире, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты.