Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә күпләр петарда һәм фейерверк сатып ала. Пиротехника әйберләрен сатып алу һәм эксплуатацияләү кагыйдәләренә игътибарыгызны җәлеп итәбез.
Пиротехник продуктларны кулланырга планлаштырганда берничә киңәшне истш тоту мәҗбүри.
29 декабрьдә администрация залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXIV утырышы булды.
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Таҗи Гыйззәт исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гоголева Ирина Васильевна Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 2022 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе хезмәткәрләре очрашуы оештырылды. Чара барышында 6 нчы номерлы «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» озак сроклы максатчан ярдәмче программасын тормышка ашыру тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 13 яшьлек Данилның хыялын тормышка ашырды – аңа самокат бүләк итте.
Исегезгә төшерәбез, авыр тормыш хәлендә калган балаларның һәм өлкәннәрнең Яңа ел теләкләрен һәркем тормышка ашыра ала. Моның өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашырга кирәк.
Җәүдәт Әхмәтханов Даниль тәрбияләнгән гаилә белән видеоэлемтә аша аралашты. Бүләкне Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова тапшырды.
Тәтеш районы укучылары ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага республика Олимпиадасында актив катнашалар.
26 декабрьдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе узды, анда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин да катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында 2022 елгы Олимпиада призерларын, шулай ук балаларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәхси эшмәкәрләр һәм, әлбәттә, Чаллы шәһәре кулланучылары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Һәр очрашу кызыклы һәм эчтәлекле уза. Белгечләр яңа ел бәйрәмнәре алдыннан «Закамье» сәүдә базасында профилактик чара үткәрергә карар кылдылар. Чараның темасы - Яңа ел акцияләре һәм сатулар: ничек итеп маркетологлар корбаны булмаска.
2022 елның декабрендә спирт һәм алкоголь продукциясе җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматлар кабул итү 2023 елның 01-13 гыйнварында автоматлаштырылган тәртиптә башкарылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданин Х., гарантия срогы дәвамында газ җылыткычында җитешсезлекләр ачыкланган ситуациядә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
2022 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2021-2022 елларда «Татспиртпром» АҖ филиаллары тарафыннан җитештерелә башлаган алкогольле продукциянең яңа продукцияләре дегустацияләнде.