ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 11 гыйнварында Кукмара районы Иске Юмья авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге эксперты Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә кулланучыдан сорау килде:

- Минем аягым җәрәхәтләнде, һәм мин үземә тез буыннары өчен бандаж алырга булдым. Ортопедик салонда миңа аны зурлыгы буенча (ул вакытта миңа тоелганча) сайлап бирделәр, даруханәдә аны киеп, мин салон залы буйлап уздым. Тик куллану процессында аның минем өчен барыбер зур икәнлеге ачыкланды. Сатучы исә бандажны кире кайтарып яки алмаштырып булмый торган товарлар исемлегенә керә, диде. Бу дөресме?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Юмарт» кибете сатучылары өчен укыту семинары уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 11 гыйнварында Балтач муниципаль районы Норма авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр, анда Норма авыл җирлеге башлыгы да катнашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Шикаятьләрне анализлау шуны күрсәтә: базар намуссыз практикаларга бай, алар арасында түбәндәгеләр бар:

• Хезмәтләрнең артык бәясе

• Хезмәтләрне көчләп тагу

• Юридик хезмәтләр профессионаллар тарафыннан башкарылмау

• Хезмәт күрсәтүгә килешү формаль рәвештә үтәлә

• Хезмәт күрсәтүчеләр кулланучыга килешүне өзәргә һәм акчаны кире кайтарырга комачаулыйлар

• Рекламада хезмәтләр бушлай күрсәтелә дигән ялган мәгълүмат

* Сорауның катлаулылыгына карамастан, нәтиҗә гарантияләнә

• Рәсми булмаган түләү схемалары кулланыла

* Гражданнарның зәгыйфь категорияләрен кыйммәтле хезмәтләр күрсәтүгә килешүгә кул куюга өндәү.

Тэги: юридик хезмәтләр

Зәркән әйберләре һәм башка кыйммәтле металл һәм (яки) кыйммәтле ташлардан ясалган әйберләрне сату үзенчәлекләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре белән регламентлана.

Температура үзгәрү, кискен җил, салкыннар, биналарда коры һава - кышкы чор бит тиресе өчен кырыс.

Салкынның мондый тискәре йогынтысын кисәтергә тиешле косметик продуктлар белән тирене дөрес карау ярдәм итәчәк.

Кышкы көндезге крем составында, барыннан да элек, үсемлек майлары һәм витаминнар булырга тиеш.

Тэги: бит кремнары

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт «Интернет» челтәрендә урнаштырылган мәгълүматны этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне дистанцион рәвештә сату турындагы тәкъдимнәр таралу предметына даими нигездә контрольдә тота.

Тэги: интернет сайтлар

Хөкүмәт бизнес тикшерүләрен үткәрү өчен 2023 елга мораторийны озайтты. 29.12.2022  елның 2516 номерлы тиешле карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күрде, дип яза buh.ru.

Тэги: тикшерүләргә мараторий

2023 елның 1 гыйнварыннан аракыга минималь ваклап сату бәясе - 0,5 литр өчен – 281  сумга кадәр, шул ук күләмдәге коньяк өчен 517 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган РФ Финанс министрлыгы боерыгында әйтелә.

Тэги: минималь бәя

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International