ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре «Орион» көнкүреш техникасы кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды, төрле темаларга белешмәләр һәм брошюралар таратылды.

Шулай итеп, ике кулланучыга техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару һәм алмашу мөмкинлеге аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, Кузайкино авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Орлова катнашында авыл торак пунктларында җирле халыкка ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрделәр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Бик еш кына гражданнарда сорау туа - даруларны даруханәгә кире кайтарып буламы? Кулланучылар хокукларын тиешле дәрәҗәдә белмәгәнгә күрә, кайвакыт даруханәләрдә конфликтлы хәлләр килеп чыга. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Чирмешән муниципаль районында бу һәм башка сорауларга даруханә хезмәткәрләренә дә, кулланучыларга да аңлатма бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау дару препаратлары

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ГОСТ таләпләренә туры килми торган алкогольле продукция сату факты буенча тикшерү үткәрелә. Сату факты полиция хезмәткәрләре тарафыннан Яшел Үзән районының Осиново авылы территориясендәге кафеларның берсендә ачыкланган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2023 елның 12 гыйнварында Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылыәлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кергән эш материалларыннан күренгәнчә, Чирмешән районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә трассада автомобиль туктатылган, аның хуҗасы 0,5 литр күләмендәге  30 шешә спиртлы сыеклык ташыган. Берсенең дә акциз маркасы һәм этикеткасы юк. Продукция каян килгән? 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Коми Республикасы кешесенә карата эш кузгатты һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше факты буенча тикшерү үткәрә. Чүпрәле районы полициясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урынын тикшергәндә легаль булмаган хәмер тапкан. Алынган продукциянең гомуми күләме 120л тәшкил итә.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Сыра җитештерүчеләр 50% ташлама белән маркировкалау җиһазларын сатып ала алачаклар.

Ташламадан кем файдалана ала һәм ничек гариза бирә ала - карточкаларда җавап бирәбез. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 апрелендә кегларда сыра һәм аз алкогольле продукцияне маркировкалауның беренче этабы башлана.

Тэги: сыра кегларын маркировкалау

12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Авылым» ҖЧҖ сәүдә объектларында эшләүчеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен Кукмара районының Оштырма-Юмь авыл җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы объектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 198 сумлык «Усадская Хлебная» аракысы этикеткасы белән 0,5 литрлы шешәдә сыеклык сатун очрагын ачыклаган. Моннан тыш, Зәй районы гражданкасы төссез спиртлы сыеклык салынган 0,5 ат күләмендәге ике пыяла шешәне ирекле рәвештә бирде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International