ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка Л. кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга нигезләнеп, сафтан чыккан товарга гарантия срогы мәсьәләсе буенча аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Арча районының Иске Чүриле авыл китапханәсендә «Кулланучылар хокуклары» дигән темага күзәтү оештырылды. Чарада катнашучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау буенча китаплар рәвешендәге мәгълүмат, кулланучыга теге яки бу очракта ничек эшләргә кирәклеге турында гамәли киңәшләр белән брошюралар, дәгъва гаризалары үрнәкләрендәге җыентыкларга күзәтү ясалды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының шәхси эшмәкәр А. ны РФ КоАП 14.16 статьясының 2 өлеше һәм 14.43 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

2023 елның 17 гыйнварында Арча муниципаль районының Иске Чүриле авылында «Кулланучылар белеме-халыкка!» дигән темага гражданнарны кабул итү узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләштеләр, сатучы һәм кулланучының хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин К. сатып алынган кар машинасындагы җитешсезлекләрне ачыклау ситуациясендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау кар машинасы

16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин тарафыннан аның телеграм-каналын укучылар арасында үткәрелгән сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, сораштырылган россиялеләрнең күпчелеге федераль дәрәҗәдә балигъ булмаганнарга энергетиклар сатуны тыюны хуплады.

Елына 300 мең декалитрдан да артыграк булмаган җитештерү егәрлеге булган әзер продукциянең күләмен автоматик үлчәү һәм исәпкә алудан башка, сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм әче бал җитештерүчеләре игътибарына!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, Саба муниципаль районы Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов катнашында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы сораулар буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә багышланган гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2022 елның 4 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү срокларын искә төшерә. Декларацияләр 2023 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij).

Тэги: декларация кабул итү турында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International