ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы комиссия утырышы булды. Комиссия рәисенең кереш сүзеннән соң, әгъзалар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең коррупциягә каршы тору эшчәнлеген яктырту буенча 2022 елда ММЧ эше нәтиҗәләре турында доклад тыңладылар.

Тэги: коррупциягә каршы тору

2022 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2022 елның 08 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районы Носы Шушмабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Әгерҗе үзәк район китапханәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чарада катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

Республикада ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы уза. Олимпиада нәтиҗәләре тәрбия эше буенча муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән. Быел Олимпиадада Чистай территориаль органына караган районнардан 1069 укучы катнашты.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында ВКС режимында 2022 елның 9 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянеңегаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Тэги: комиссия утырышы

2022 елның 8 декабрендә Теләче муниципаль районының Әбде авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Халыкара инвалидлар көнен үткәрү кысаларында, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү, хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемен һәм социаль җаваплылыгын арттыру, сатыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм иминлеген арттыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә кизү торды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында 941,394 литр күләмендә тартып алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» АҖ вәкиленә чираттагы тапшыру булды, аның буенча судлар конфискация турында карар кабул итте.

Продукция Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадский районында юк ителәчәк.

Тэги: юк итүгә тапшыру

Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Алабуга шәһәренең «Лагуна» сәүдә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы һәм Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International