ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Түбән Мәхәскә авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбендә» күчмә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы КФҮ филиалындагы консультация пунктында кулланучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау районы журналистлары белән бергә «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбендә» күчмә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Товарлар һәм хезмәтләр базары бик күп төрле, сыйфатлы һәм куркынычсыз продукт өчен кулланучылар зарланулары сирәк түгел. Шуңа бәйле рәвештә, кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча гражданнарга һәм хуҗалык итүче субъектларга мәгълүмат бирүгә һәм консультацияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү бик мөһим.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм иткәндә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең шәхси эшмәкәре Резидә Фәрхетдинованың кечкенә генә пекарнясында булдылар. Ул Лениногорск муниципаль районы халкы өчен 2012 елдан бирле икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча эшчәнлеген алып бара. Үз эшчәнлегенең башында пекарняда нибары өч төрдәге икмәк пешерелгән. Аннары икмәк ассортименты 27 исемгә кадәр арта.

Тэги: анкета

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә лицензиатларның һәм лицензиягә дәгъва кылучыларның игътибарын 2022 елның гыйнварыннан «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы» ФГИС порталы аша гариза бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылганына юнәлтә.

Тэги: лицензия

15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спасс районы КФҮ ДБУда кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы гамәлдәге законнар һәм сыйфатлы продукция сайлау буенча сораулар аңлатылды. Әлеге тема буенча белешмәләр, брошюралар таратылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә урта мәктәбе укучыларының кулланучы белемен арттыру буенча чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Европа сыйфат атналыгы кысаларында Алабуга районында предприятие хезмәткәрләре һәм сатып алучылар өчен федераль дәрәҗәдәге челтәр кибетләрендә профилактик чаралар – консультация өстәлләре үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International