ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре үз карамагындагы Питрәч муниципаль районына барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Илшат Бәдретдинов, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Саба территориаль бүлеге белгеч-эксперты Сергей Демидов белән бергә Кукмара муниципаль районының «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча башкарма комитет белгечләре өчен консультация өстәле үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның февраленнән октябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең профессиональ үсеше буенча программасын гамәлгә ашыру кысаларында, һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыру максатында хезмәткә әзерлек буенча дәресләр үткәрелде.

Тэги: хезмәткә әзерлек

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре балалары арасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында «Без коррупциягә каршы» темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды.

Тэги: рәсем бәйгесе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. химчисткага тапшырылган әйбернең бозылуына бәйле ситуациядә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Салкыннар башланыр алдыннан ханым тунын яңартырга булган һәм оешмаларның берсе белән химик чистартуга килешү төзегән. Эшләр башкарылганнан соң, тунның кыскаруы, утыруы ачыкланган һәм башка мөһим кимчелекләр барлыкка килгән, бу кимчелекләр өс киемен максатчан кулланырга мөмкинлек бирми.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте»нең Әлмәт төбәк бүлекчәсе инвалидлары өчен чаралар оештыруны дәвам итәләр.

Тэги: күргәзмә

РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Степной ветер» этикеткасы ябыштырылган 0,5 литрлы шешәдә законсыз сыеклык сату фактын ачыклаган. Моннан тыш, Зәй районы гражданкасы үз теләге белән 1,0 литр күләмендәге сары төстәге спиртлы сыеклык тапшырган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре мәнфәгатьләр конфликтын һәм коррупциягә каршы җинаятьләрне булдырмау буенча чараларны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар.

Тэги: коррупциягә каршы тору

18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан бизнесны дистанцион тикшерүне гамәлгә кертү буенча ике пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Пилотта Росздравнадзор, Росалкогольрегулирование, Росаккредитация, Россия Табигать күзәтчелеге, Россельхознадзор һәм Киров өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының региональ ведомстволары катнаша.

Тэги: бизнесны тикшерү

Тикшерүләр барышында аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклады.

Бина хуҗасы алкогольле продукцияне гадәти кибеттән сатып алуы, аннары клиентларга алкогольле продукцияне товар-озату документларынннан башка һәм ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш мөстәкыйль саткан. Хәзерге вакытта документарны тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча материал карар кабул итү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән уртак эш алып бара, хокук саклаучылардан административ хокук бозулар турында материаллар килә.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International