ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Европа сыйфат атналыгы кысаларында Менделеевск районында эшкуарлар белән консультацияләр уздырылды. Чара бәяләр мониторингын уздыру белән параллель рәвештә үткәрелде. Барлык кызыксындырган сорауларга сәүдә объектлары җитәкчеләре, сатучылар белгечнең квалификацияле җавапларын ала алдылар, сатып алучылардан шикаятьләрне карау тәртибе аңлатылды, Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча белешмә-брошюралар таратылды.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

Европа сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Чистай муниципаль районы күп функцияле үзәктә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Теләче районы Теләче авылында урнашкан ШЭ Әгъләмова И.Р. «Хәләл Маркет» сәүдә объектында күргәзмә-дегустация узды. Чара барышында барлык теләүчеләр күргәзмәдә тәкъдим ителгән ит кисү белән танышып, аның тәмен татып карау мөмкинлегенә ия булдылар.

Тэги: дегустация

Халыкның белемен арттыру максатында һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Алексеевск ш.т.б КФҮ бүлекчәсендә гражданнарга консультация бирделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья сыйфат көне 1989 – нчы елда оештырылган, ул ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә, быел 10 ноябрь көненә туры килде.

Гадәттәгечә Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез күтәрү мөһимлеген ассызыклаган профилактик чаралар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре Нурлат шәһәре КФҮдә һәм «DNS» кибетендә консультация өстәлләре оештырдылар. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ - ул Татарстан Республикасының икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Предприятиедә югары сыйфатлы икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренең киң ассортименты җитештерелә. Тәҗрибәле эшчеләр көн саен кырыктан артык атамада икмәк-күмәч һәм утыздан артык атамада кондитер әйберләре җитештерү өстендә эшлиләр.

Тэги: икмәк эшләнмәләре

«Бөтендөнья сыйфат атналыгы»на багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре аяк киеме сатып алганда сатып алучыларда барлыкка килгән мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Әлки районының «Смешные цены» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә, шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар – консультация өстәлләре уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Ташкичү авыл җирлегенә караган Иске Ашыт авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International