Россиядә өлкәннәр көне, РФ Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1992 елның 1 октябрендә кертелде. Бу көнне бик күп оешмалар һәм предприятияләр өлкәннәр өчен төрле чаралар үткәрәләр. Өлкәннәр көне - тормышның үзенчәлекле мизгеле, ул көнне иң игелекле сүзләр, теләкләр һәм уйлар белән генә зур тормыш юлы үткән кешеләргә мөрәҗәгать итәләр.
2022 елның 30 сентябрендә Саба муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Чара муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, комиссия әгъзалары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашында узды.
Бу көннәрдә аларны чәй табыннарына, концертларга һәм башка чараларга чакыралар, өйләрендә тәбриклиләр, бүләкләр тапшыралар, ярдәм күрсәтәләр һәм аерым игътибар бирәләр. Олы яшьтәге кешеләр бу бәйрәмнең килүен көтеп ала.
1 октябрьдә "Халыкара өлкәннәр көне" билгеләп үтелә. Ункөнлек дәвамында барлык кешеләр дә олы яшькә җиткән якыннарына, туганнарына, хезмәттәшләренә һәм дусларына зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тырышалар.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең кадерле ветераннары! Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне – игелек һәм хөрмәт көне белән котлыйм! Сез бу тормыш турында бик күпне беләсез, үсеп килүче буынга күп нәрсә өйрәтә аласыз. Сезнең агарган чәчләрегез яшьне генә күрсәтми, ә тәҗрибәне, зирәклекне, тирән белемне дә аңлата. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торасыз.
Халыкара өлкәннәр көнендә сезгә игелек, сәламәтлек, күңел ачу һәм тыныч күк йөзе телим!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әгерҗе муниципаль районында Яр Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан үткәрелгән профилактик визит барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен регламентлаучы гамәлдәге закон нормалары аңлатылды. Аерым алганда, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясында алкогольле продукцияне иртәнге 23тән 8гә кадәр сату, балигъ булмаган гражданнарга сату тыела, диелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә куллану белемен арттыру буенча мәгълүмати-аңлатма кампаниясен үткәрәләр, аның кысаларында тематик очрашулар уздыру, кулланучылар базары темасына мәгълүмати материал тарату каралган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чара уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Үзәк» тукталышы территориясендә, «Балалар дөньясы» һәм «Чаллы икмәге» кибетләре тирәсендә акцияләр үткәрүне дәвам итәләр. «Грамоталы кулланучы» акциясенең максаты - гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эше турында мәгълүмат бирү, «кайнар линия» телефоны эше турында мәгълүмат бирү: 71-43-03, шулай ук мәгълүмати буклетлар тарату.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар һәм сатучыларга консультацияләр уздырылды.
Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. б. ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе Татарстан Республикасы җирле җитештерүчеләре продукциясе ярминкәсе уза. Ярминкәнең максаты - җирле производство товарларын таныту, шулай ук кече бизнеска ярдәм итү. Ярминкәдә атна саен «Икмәк», «Закиров Р.М.» КФХ «Иҗтимагый туклану», «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете «Арча» ҖЧҖләре үз продукциясен тәкъдим итә. Ит һәм казылык продукциясенең киң ассортиментын «Пестричинка» һәм «Чаллы-бройлер» алып килә.